Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Кеше китә, якты нуры кала...

2021 ел Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә шагыйрь Рәшит Гәрәй елы дип игълан ителгән иде. Кол Гали исемендәге милли китапханәдә ел дәвамында башкарылган эшкә йомгак ясалды.

“Кеше китә – җыры кала” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” утырышына Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, яшь шагыйрә Айзирә Имамова, шагыйрьнең тормыш иптәше Мөнирә Гәрәева, укытучылар, китапханәчеләр чакырылган иде. Чараны Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина алып барды. Утырышны ачып, ул кунакларны шагыйрь иҗатына багышланган “Матурлыгын мактап таңнарның...” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, әдип тормышының кызыклы сәхифәләренә тукталды.

 Исән булса, быел шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Гәрәйгә 90 яшь тулган булыр иде. Язучы исемен мәңгеләштерү, аның иҗатын киң катлам укучыларга җиткерү йөзеннән, китапханәләр берләшмәсендә тормышка ашырылган чаралар турында баш китапханәче Ләйсән Петрова сөйләде. “Рәшит Гәрәй” акция-марафонында катнашучылар, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укып, видеоларын социаль челтәрләргә урнаштырганнар. “Апуш” балалар үзәк китапханәсендә узган әдәби-музыкаль кичәләр мәктәп балаларында зур кызыксыну уяткан. “Рәшит Гәрәйдән шигъри сәлам” онлайн-проекты да укучыларның күңеленә хуш килде”, – ди Ләйсән.

Каенлы авылы китапханәсендә үткән “Җылы буразналы басу юлы” чарасын да бик яратып кабул иткән китап сөючеләр. Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә Рәшит Гәрәй музее эшләп килүе турында белә идегезме? Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре әдип мирасы саклана торган әлеге урын белән инстадаш дусларын якыннан таныштырган.   

Әйе, эчтәлекле, матур чаралар күп булган. Әмма алар арасында “Синдә калыр идем” фәнни-гамәли конференциясен, һичшиксез, иң саллысы дип атарга мөмкин. Март аенда узган әлеге зур чарага Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде. Конференциядә яңгыраган чыгышларны бергә туплап, җыентык  нәшер ителде. Аны “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга һәм әлеге конференциядә чыгыш ясаучыларга бүләк итеп  бирделәр. Рәшит Гәрәй иҗатына тәфсилле анализ ясаган әлеге басма, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина фикеренчә, мөгаллимнәргә, укучыларга, студентларга туган төбәгебез әдипләре иҗатын өйрәнгәндә алыштыргысыз ярдәмлек булачак. 

Башкарылган эшләргә язучы Факил Сафин да югары бәя бирде. “Татар әдәбияты якты исемнәргә бай. Рәшит Гәрәй иң самими, иң тыйнак шагыйрьләребезнең берсе иде. Аның гадилеге, ихласлыгы иҗатында да чагыла. Ул – татар язучылары арасыннан иң беренчеләрдән булып Мәскәүдә Әдәбият институтында 5 ел укыган, үзенең белемен Татарстанга алып кайткан кеше. Рәшит абый – күп кенә яшь каләм ияләре өчен остаз, мөгаллим булган шәхес тә. Әдип иҗатын өйрәнү, популярлаштыру буенча алып барылган эш дәвамлы булыр дигән теләктә калам”, – диде ул.

Рәшит Гәрәйне юкка гына авыл җырчысы дип атамыйлар. Шагыйрь гомере буе туган җире – Минзәләсен, Малтабарын сагынып яши, туган ягына булган мәхәббәтен шигырь юлларына сала. Гомеренең соңгы еллары исә Түбән Кама каласы белән бәйле. “Туган як” газетасының ул еллардагы мөхәррире Виктор Шадрин Рәшит Гәрәйнең район газетасы белән тыгыз элемтәдә торуын искә алды.

Түбән Кама педагогия көллияте укытучысы Фәйрүзә Галимова Рәшит Гәрәйнең студентлар белән очрашуларга бик теләп йөрүен, ачык дәресләргә әзерләнгән вакытта шагыйрь белән күп мәртәбәләр очрашуы һәм аннан соң да күрешеп, аралашып торуы турында сөйләде. 13нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илһам Ишмөхәммәтов та әдипне җылы сүзләр белән искә алды.

 Шагыйрьнең хатыны Мөнирә Гәрәева Рәшит Гәрәйнең иҗатына булган зур хөрмәтләре, игътибарлары өчен китапханәчеләргә чиксез рәхмәтен белдерде. Агымдагы елда әдипнең туган ягы Минзәләдә дә зур гына эшләр башкарылуы турында әйтте – октябрь аенда шәһәрнең үзәк китапханәсе уку залында Рәшит Гәрәй музеен ачу тантанасында катнашу бәхете елмайган Мөнирә апага.

Кичәгә Рәшит Гәрәйнең ике туган сеңлесенең кызы Роза ханым да чакырылган иде. “Рәшит абыйның китапларын бүген дә кадерләп саклыйм. Үзенә генә хас җылылык, яктылык бөркелә алардан. Һәр шигыреннән җаныңа шифа, сихәт аласың”, – диде ул.

Чарада Рәшит Гәрәйнең әсәрләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертүләре өчен, иң актив китапханәчеләр Татарстан Язучылар берлеге һәм Түбән Кама китапханәләр берләшмәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев