Туган як

Күңелгә сагыш тулса...

Шигырь кайчан туа? Шатлык-сөенечтән йөзең балкып эчке дөньяң тантана итүе яисә сагыштан өзгәләнгән күңелеңдә хисләр тулып, ташып түгелүе, ярларына сыеша алмаган ташкын сыман ургып чыгуы кулга каләм алуга китерә, мөгаен...

Мөнҗия Зәкәрия кызы Хәлимованың шигърияткә тартылуы, җырга-моңга мәхәббәте балачактан килә. Җырлы Сарман ягының Иске Имән авылында туып үскән кызны язмыш җилләре, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Кама шәһәренә китерә. Монда ул нефть химиясе көллиятен тәмамлый. Аннан соң һөнәре буенча заводта лаборант булып, ә балалар үсә төшкәч, балалар бакчасында, «Өмет» реабилитация үзәгендә эшли. Шигърияттә ул беркемне дә кабатламый, аның үз юлы бар. Һәм менә аның шигырьләреннән торган «Күңелгә сагыш тулса» исемле беренче китабы дөнья күрде. Мөнҗиянең шигыръләренең күбесе туган якка, туган авылына багышланган.

Автор туган якның табигатенә гашыйк. Аңа һәр ел фасылы якын. Ак кышның тирә-юньне бизәвен сихри могҗиза итеп күрә ул. Көзнең искиткеч гүзәллеге дә Мөнҗия Хәлимованы дулкынландыра, ул һәр фасылны гомернең төрле этаплары белән чагыштыра. Шигырьләр эпитет, метафораларга бай. Аларда яз – ул балачак, җәй – яшьлек еллары, гомернең урталыгы, көз исә – тәҗрибә туплаган чак, өлкәнәю чоры һәм шуңа да Мөнҗия күңелләрне сагыш биләгәнен ассызыклый.

Мөнҗиянең шигырьләрендә туган як әти-әнигә мәхәббәт белән аерылгысыз булып бергә үрелеп бара. Гаилә учагын саклауда хатын-кызның роле, әти-әнигә соклану, аларга карата булган җылы хисләр, һәръяктан алар шикелле булырга омтылу, тату гаилә җылысын, кояшлы балачагын сагыну да шигырьләрдә ярылып ята. Шигырьләр балалар тәрбияләүдә, аларны олы тормыш юлына әзерләүдә гаиләдә үзара җылы мөнәсәбәтнең йогынтысын дәлилли.

Җыентыкта мәхәббәт аерым бер урын алып тора, шигырьләрдә саф мәхәббәт тасвирлана. Балалар – һәр гаиләнең дәвамчылары, өмет-ышанычы. Бу темага кагылышлы шигырьләр дә бар җыентыкта.

Гомер юлын үткәндә шатлыклар гына түгел, кайгы-хәсрәтләрсез дә булмый. Китапта сагыну, өзгәләнү, юксыну ноталы шигырьләр шактый. Җыентык фәлсәфи, гомер юлы турында уйлану, кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәте турындагы шигырьләрне дә үз эченә алган.

Иң кыйммәтлесе – Мөнҗия шигырьләрендә табигатъкә, матурлыкка табынуны, туган төбәкне, туганнар белән элемтә, нәсел җебен өзмәүне, авылдашлар белән аралашып яшәүне, балаларга, оныкларга төпле мирас итеп ата-ана, туган нигез төшенчәләрен калдыруны алгы планга чыгара. «Гүзәллектән туа җырларым», «Туа шигырь», «Ана бәхете», «Ишекләр ябылмасын», Җирдә рәхәт яшәргә», «Бәхет» һәм башка күп кенә шигырьләр шул турыда сөйлиләр. Аларда хис-кичерешләр табигый, укучыны гадилеге белән ышандыралар.

Бу җыентык – тәүгесе. Һичшиксез, Мөнҗия Хәлимованың шигырьләре үз укучысын табачак, күңелләрдә җылы хисләр уятачак.

Шигъри язмышыңда уңышлар сиңа, Мөнҗия! Яңа иҗади биеклекләр телик!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: