Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Тел күрке - сүз

«Казан утлары» Түбән Каманы яктыртты

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Казан утлары» журналының әдәби хезмәткәрләре һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында очрашу булды.

Әдәби чарада «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, журналның SMMбелгече Алинә Хәбибуллина, «Чаян» журналы хезмәткәре, якташыбыз Алмаз Хәмзин катнашты. 

«Казан утлары» дигәч, һәркем республикада чыга торган иң дәрәҗәле, затлы әдәби журналны күз алдына китерә, әлбәттә. Аны үз гомерендә һичьюгы бер тапкыр гына укымаган татар кешесе юктыр дип уйлыйм. Бер гасырдан артык тарихы булган журналны берничә буын укып үскән. Татар язучылары иҗат иткән әдәби әсәрләр, әле китап булып дөнья күргәнче, иң беренче шушы журналда басылган. Әле хәзер дә, әдәбият сөючеләр язучы каләменнән яңа гына төшкән әсәрләрне беренче шуннан укыйлар. Еллар узу белән журнал бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмаган, матур әдәбиятны сөючеләр өчен ул һаман төп рухи чыганак булып тора. Казан кунакларын сәхнә түренә, тамашачы хозурына чакырганда ук очрашуны алып баручы, Г. Тукай исемендәге китапханәнең халык белән эшләү бүлеге методисты Әнфисә Фәйзетдинова, халкыбызның яраткан журналына кыскача гына күзәтү ясады, бүгенге очрашуның максатын әйтеп узды. 

Китапханә хезмәткәре, бик күп кичәләргә матур төсмер бирүче моңлы сандугачыбыз, җырчы Алсу Вәлиуллина «Мин Казанда сине эзләп таптым» дигән җырны башкаргач, сүз Казан кунакларына бирелде. Әдәбият сөючеләр әле хәтерлидер, «Казан утлары» журналының махсус проекты кысаларында, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә иҗат белән шөгыльләнүче 18 шагыйрьнең шигырьләре басылган иде. Бу проект язучылар берлегендә әгъза булып тормаган иҗатчыларны да әдәбият сөючеләргә якынайту, аларның иҗатына стимул буларак тәкъдим ителгән. Республика районнарында эшләп килүче әдәби берләшмәләр иҗатчылары белән аралашулар еллар буе дәвам итә. Журнал хезмәткәрләре чираттагы 10 нчы очрашуны Түбән Камага багышлаганнар. Әлеге проектның авторы, шагыйрь, драматург, язучы Рафис Корбан үз чыгышында татар әдәбиятын пропагандалауда элеге проектның әһәмиятен ассызыклады. Ул шулай ук унсигез авторны сәхнәгә берәм-берәм чакырып, һәрберсенә шигырьләре басылган журналны бүләк итте. 

Танылган язучы, журналист, публицист Вакыйф Нуриев «Казан утлары» журналының үткәне, бүгенгесе турында сөйләде, Дистә елдан артык шушы журналда хезмәт куйган әдип буларак, ул аның сәхифәләрен яхшы белә. Соңыннан язучы журналның 100 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей альбом-альманахын китапханәгә бүләк итеп бирде. 

Якташыбыз Алмаз Хәмзинне белмәгән кеше юктыр. Ул язучы да, җырчы да, нәфис сүз остасы да, баянчы да. Нәкъ менә аның кебек бик сирәкләр турында «Бер үзе генә дә халык алдында сәгатьләр буе концерт куя ала» дип әйтәләрдер. Алмаз абый бу көнне дә якташларын үзенә каратып тотты: баянда уйнады, җырлады һәм кызыклы вакыйгалар сөйләде — кыскасы, тамашачыларның күңелен күрде. 

Тагын бер кунак — журналның SMM-белгече Алинә Хәбибуллина — журналның рәсми сайты өчен җаваплы хезмәткәр икән. Ул, редакциягә килгән әдәби әсәрләрне, басма журналдан тыш, сайтка да кую мөмкинлеге турында аңлатты. Бер караганда, аның да уңай яклары бар икән, журналда әсәр басылганны айлар, еллар буе көткәнче, сайтта ул тизрәк дөнья күрә һәм аны теләсә кем табып укый ала. Бары тик шул сайтка язылырга гына кирәк. 

Әлбәттә, «Кама таңнары» әгъзаларына да сүз бирелде. Берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина һәм Түбән Кама шагыйрьләренең шигырьләрен «Казан утлары» журналына әзерләшүдә ярдәм иткән язучы Фәтхулла Абдуллин журнал хезмәткәрләренең түбәнкамалыларга карата игътибарлы булуларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук әдәби берләшмә әгъзалары Рәфыйк Әхмәди, Фәрит Вагыйзов та чыгыш ясап, бу очрашуга карата үз фикерләрен әйттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев