Туган як

«Калфак чигәм энҗе-сәйлән белән...»

Кол Гали исемендәге милли китапханә җәйге яллардан соң укучылары өчен милли калфак тегү дәресләрен яңарта.

Автор Айгөл Гәрәева.
 

Алар «Кулыңнан гөлләр тама» проекты кысаларын-да үткәрелә. Проект узган елда үзенең эшен уңышлы гына башлап җибәргән иде.
Биредә кул эшләре белән мавыккан татар җанлы ханым-туташларга осталык дәресләре уздырыла. Кызыксынучылар шулкадәр күп булыр дип, китапханәчеләр һич кенә дә уйламаган иде. «Очрашуларны көтеп алалар. Җәй көне күрешә алмадык. 
Бакча эшлә-ре башлангач, дәресләрне көз-гә кадәр туктатып торырга булдык», – ди проектның 
җитәкчесе, китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина. 
Осталык дәресләрен китапханәче Эльмира Гайнемө-хәммәтова алып бара. Укучы-ларны ул татар хатын-кызла-
рының милли баш киеме – калфак тегәргә өйрәтә, аларның барлыкка килү тарихы белән таныштыра, вакыт белән бергә кичергән үсеш-үзгәрешләре турында да сөйли. «Дәрескә әзерләнгәндә махсус әдәбиятны шактый актарырга туры килә. Күп кенә кызыклы мәгълүматка тап буласың. Халкыбызның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, сәнгате, кул эшләре хакында бик аз беләбез икән әлегә, дигән фикергә килдем. Гаҗәеп кызыклы, бай дөнья ул. Үзем белгән кадәресен башкаларга да сөйлисем, үзем күргән матурлыкны бүтәннәргә да күрсәтәсем килде, – ди оста куллы хезмәткәр. – Татар хатын-кызлары элек-электән зәвыклары, гүзәллекләре белән аерылып торган. Ә нигә шушы кабатланмас затлылыкны милләтебезгә кире кайтармаска?! Милли киемнәрдә халыкның рухи дөньясы чагыла. Кечкенә генә калфакка да күпме күңел җылысы, матурлык сыйган бит! Башына калфак кигән гүзәл затларга караган саен карыйсы килә. Юкка гына аны хатын-кызның таҗы дип атамаганнар инде», – ди Эльмира Фәрит кызы.
Китап укучыларга киләчәктә хәситә, изү ясарга, камзул тегәргә дә өйрәтәсе килә аның. Чигү сәнгате серләренә дә тирәнрәк төшенү турында хыяллана. «Һәр хуҗабикәнең өендә чигүле яулык, алъяпкыч булырга тиеш, дип саныйм. Күңел җылысы кушып чигелгән ашъяулык, сөлге, эскәтер, мендәр тышлары һәр өйнең бизәге булып торырлык», – ди әңгәмәдәшем.
Калфак тегү дәресләрен ок-тябрьдә башларга ниятлиләр. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә хәбәр ителәчәк. Әлеге «хобби-клуб»ка теләге булган һәркем килә ала. Ә хәзергә Эльмира Гайнемөхәммәтовадан калфак турында берничә кызыклы мәгълүмат һәм киңәшләр тәкъдим итәбез. Укып карагыз әле, калфак теккәндә файдасы тими калмас. 
Хәзерге калфаклар элекке-ләреннән нык аерыла. Элек-келәре башны, чәчне каплап торган. Аларны бәйләп яки тукымадан тегеп ясаганнар. Энҗе-сәйлән, тәңкәләр белән бизәгәннәр, ука белән тигез чигү дә популяр булган. XX гасыр башында калфаклар зур үзгәреш кичерә: кечкенә калфаклар, түбәтәйгә охшатып ясалганнары куллануга керә. 
Калфак үз хуҗасының статусын да күрсәткән. Кызлар, кияүдәге ханымнар, тол хатыннарның баш киеме бер-берсеннән аерылып торган. Калфакларга карап, кешенең кайда яшәгәнен дә белергә мөмкин булган. Әйтик, авыл кызлары ак калфак киеп йөрсә, шәһәрнекеләр төсле җепләр белән бизәлгәннәрен үз иткән.
Бүген калфак баш киеме булудан бигрәк, бизәнү әйбе-ренә әйләнеп калды. Аны төрлечә кияләр. Соңгы вакытта калфакларның кечкенә түбәтәйгә охшаганнарын кыңгыр салып кию популяр булып китте. Гәрчә тарихи фотоларга күз салсак, алар, нигездә, баш түбәсендә туры итеп утырган. 
Калфакны нинди төстәге тукымадан тегим икән, дип баш ватканда, аны нинди төстәге кием белән киясегезне күз ал-дына китерегез. Әйтик, сары күлмәккә кара, яшел, ак, көрән, кызыл калфаклар килешәчәк. Баш киемендәге бизәк белән күлмәкнең бер төстә булуы да әйбәт. 
Соңгы елларда театрларда, милли чараларда матур итеп калфак кигән ханымнарның күренүе күңелләргә май булып ята, милләтебезнең бер вәкиле булуыбыз өчен горурлык хисләре уята.
Калфак тегү – иҗади эш ул. Димәк, бөтен фантазиягезне эшкә җигә аласыз! Матур, күркәм булыгыз!  Китапханәбездә көтеп калабыз.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: