Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Исеме җисеменә туры киләме

Узган атнада шәһәр хакимияте бинасында урам исемнәренең дөрес язылышы буенча топонимия комиссиясе һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында киңәшмә булды.

Республикабызда ике теллелек ничек үтәлә?
Дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләренең икесенә дә бер үк дәрәҗәдә тигез мөнәсәбәтме? Элмә такталар ике телдә дә языламы? Язылганнарында хаталар юкмы? Бигрәк тә быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, әлеге мәсьәләгә игътибар аеруча артты.
Телләр турындагы республика канунын гамәлгә
ашыру йөзеннән, ТР Фәннәр академиясенең
Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ИЯЛИ) гомуми лингвистика бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама урамнарының исемнәренә лингвистик тикшерү үткәргәч, кайбер урам исемнәренең тәрҗемәләрендә һәм язылышларында хаталар булу ачыкланган.
Әлбәттә, канунны үтәү йөзеннән, элмә
такталарны ике телдә дә язып кую бары тик
хуплауга гына лаек. Ә менә аларны дөрес итеп
башкару – анысы бөтенләй икенче эш. Күпләрне мәсьәләнең нәкъ менә шул ягы борчый да инде. Кайбер урам исемнәрендә, чыннан да, хата бар. Хәтта мәгънә ягын да үзгәртергә кирәк. Хаталар русча текстлардан бигрәк, татарчаларында ешрак очрый. Кайбер рус исемнәрен татарчага тәрҗемә итеп мәшәкатьләнмичә, русча калдырганнары бар. Яисә җиңел кулдан гына, ярым русча, ярым татарча тәрҗемәләр дә очрый.
Шул ук вакытта матур гына тәрҗемә ителеп,
сөйләмебезгә ныклап кергән исемнәр дә шактый. Әйтик, «улица Романтиков» татарчага да «Романтиклар урамы» дип бик уңышлы тәрҗемә ителгән. «Улица Первопроходцев»ны гына алыйк – татарчасын инде әллә кайчан, хәзерге яшьләрнең әти-әниләре, апа-абыйлары яратып, «Беренчеләр урамы» дигәннәр. Андыйлар тагын бар. Монда инде бер якның да мәнфәгатьләре кысылмаган. Бары тик үзебезнең шәһәргә генә хас Якты, Ямьле, Чишәмәле һ.б. урамнарны алыйк: татарлар гына түгел, руслар да әлеге татарча исемнәрне бик матур итеп әйтәләр. Шул ук вакытта Бакый Урманче, Сөембикә, Вахитов, Кайманов, Менделеев, Лемаев, Рифкат Гайнуллин, Тукай, Фикрәт Табиев кебек легендар шәхесләр исемнәре белән аталган урамнарның исемнәре татарча да, урысча да бер төрле кала.
Дөрес, берничә урам исеменең лингвистлар
тәрҗемә иткән варианты иҗтимагый оешмалар
вәкилләрендә икеләнү тудырды. Әйтик, «улица
Индустриальная» элек татарчага «Индустрия
урамы» тәрҗемәсендә кулланылса, аны хәзер
«Индустриальная урамы» дип калдырырга тәкъдим ясалган. Ә күпчелек җәмәгатьчелек вәкилләре аның татарчасын заманча итеп, «Сәнәгать урамы» дисәк, уңышлырак булыр, дип саный. «Улица Корабельная» тәрҗемәсе шулай ук икеләнергә нигез бирә. Әлегә аның татарчага тәрҗемәсен төрлечә төрләндерергә яраталар иде: «Корабель», «Корабль» хәтта кайвакыт «Кораб» дигәне дә очрый. Ләкин әлеге сүзнең тарихи килеп чыгышын исәпкә алсак, аның бернинди «Корабль» сүзенә дә бәйле түгел икәне аңлашыла булса кирәк. Һәм аның татарчасын «Корабельная урамы» дип язу бик урынлы.
Әлбәттә, урам исемнәре муниципалитет ничек
хәл итсә, шулай калырга тиештер? Чөнки монда без – түбәнкамалылар яшисе. Аның урам исемнәрен дә, беренче чиратта, анда яшәүче кешеләрнең теләк тәкъдимнәрен исәпкә алып кую зарур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев