Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Яшьлегем чишмәләре»ндә кунакта

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова чәршәмбе көннәрендә үткәрелә торган «Яшьлегем чишмәләре» кичәләренең берсенә мине кунакка чакырды.

11 ел элек үземнең җәмәгать эшен — «Берегиня» пенсионерлар клубын җитәкләүне шушы китапханәдә башлаган идем. Анда мине ачык йөз, җылы сүзләре белән каршы алдылар. Кичәләр уздырыла торган зур залда күп кенә өлкән яшьтәге ханымнар һәм әфәнделәр җыелган иде. Алар алдында чыгыш ясарга миңа сүз бирделәр. Үземнең эшемне кемнәр белән һәм ничек башлаганым турында кыскача сөйләп бирдем. 

Минем эшемнең башында ярдәм итүчеләр: элек эшләгән китапханәләр системасын җитәкләгән Рузалия Гыйльманова, методист Рәмзия Камбиева, һәм хәзерге җитәкче Гөлназ Арсланова, бүлек мөдирләре Лилия Сәхәбиева, Илсөяр Җаббарова, Әнфисә Фәйзетдиновага зур рәхмәтлемен. 

Гөлназ Рәмзил кызы китапханә исеменнән минем өчен бик кыйммәтле булган «Милли татар ашлары» китабын бүләк итте. Инде мин эшемнән туктап, ялга киткәч бу китап минем өчен зур истәлек булып торыр, дип уйлыйм.

Кичә бик күңелле узды, барысы да актив катнашты: гармунчылар сыздырып уйнадылар, җырлаучылар үзләренең матур җырларын башкардылар, шигырь сөйләүчеләр дә күп булды. 

«Яшьлегем чишмәләре» кичәсен алып баручы Айгөл Каюмовага да зур рәхмәтләремне белдерәм. Алда очрашулар дәвам итсен иде!

Земфира Рәхимова, хезмәт ветераны
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев