Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Газета укучыбыз – “Туган як” турында

Ел саен апрель-июнь елның икенче яртысына газета-журналларга язылу айлары булып тора.

Минем иң яраткан газетам –  Түбән Камада чыгып килүче бердәнбер татар газетасы – “Туган як”. Аңа ярты гасырдан артык язылам һәм яратып укып барам. Мәктәптә укыткан елларда дәресләрдә анда чыккан материалларны укып, фикер алыша идек.

“Туган як” газетасы шул ягы белән дә якын, мин инде 20 елдан артык газетаның штаттан тыш хәбәрчесе. 2011  елда газетаның махсус премиясенә дә лаек булдым әле. Тәрбия темасына язган мәкаләләрем газета битләрендә даими басылып килә. Минем генә түгел, үзенең укучыларының әйтәсе килгән сүзләрен, язган хатларын бастырмый калмый “Туган як”.

Хәзер дә иң беренчеләрдән булып “Туган як”ка язылу хәстәренә керешәм. Анда барлык сорауларга да җавап табып була. Газета төрле рубрикаларны үз эченә ала:  монда гаилә, мәхәббәт темасына язмалар, мәктәп, китапханәләр торышы, авыл һәм аның кешеләре, “Өмет”, “Бакчачы”, “Карендәш” сәхифәләрен укырга була.

Шәһәргә кагылышлы яңалыклар, хәбәрләр, шулай ук дөньядагы вакыйгалар белән таныштырып бара ул безне.  Ничек инде шушы шәһәрдә яшәп, татар була торып, татар газетасына язылмый калып була?..

 

 

Хәзерге көндә бигрәк тә кирәк ул “Туган як”. Безнең төп максат – телебезне саклау, үстерү, милләтебезне яклау булырга тиеш.

Әйдәгез, шәһәрдәшләребез! Бер-беребезне хөрмәтлик, бердәм булыйк һәм “Туган як”ка язылып, телебезне, милләтебезне саклауда үз өлешебезне кертик.

Суфиян Минһаҗев, мәгариф ветераны

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев