Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Элемтәләрне өзмәскә сүз бирештеләр»

Шәһәрнең 83 нче балалар бакчасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, милли үзаң тәрбияләү, сәнгатьмәдәниятне саклау максатыннан, 2018 елдан башлап, «Туган тел» исемле республика-күләм фестиваль оештырыла.

Беренче елларда әлеге бәйге муниципаль, төбәкара буларак үткәрелә иде. Соңгы дүрт елда бәйгенең географиясе киңәйде, республикабызның башка районнарыннан да катнашырга теләк белдерүчеләр булу сәбәпле, фестиваль республикакүләм дәрәҗәсенә күтәрелде. 2023 елда «Туган тел» бәйгесе Татарстанда игълан ителгән «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елына багышланды. Фестивальбәйгедә Азнакай, Алабуга, Арча, Зәй, Яр Чаллы, Казан, Питрәч, Түбән Кама район һәм шәһәрләреннән 26 гаилә, гомумән алганда, 98 кеше катнашты. Үзегез дә беләсез, алдагы елларда, мәгълүм сәбәпләр аркасында, фестиваль онлайн үткәрелсә, быел 3 номинация буенча финалга үткән 9 гаилә «күзгә-күз» чыгыш ясарга чакырылды. 

Катнашучы гаиләләр бәйгегә җитди карап, бик нык әзерлек белән килгәннәр. Костюмнар, декорация, чыгышлар — барысы да матур, халкыбызның милли бизәкләрен, төсмерләрен үз эченә алган. 

Фестивальне Питрәч районы Шәле балалар бакчасыннан килгән Апуловлар гаиләсе ачып җибәрде. Алар ерак араларны якын итеп килеп, уллары һәм кызлары белән бергәләп җыр башкарды. 

Районыбызның Шәңгәлче авылыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе башкаруында "Бишек җыры«н да тамашачылар җылы кабул итте. Чөнки бишек җырлары — татар фольклорының иң матур, иң эчтәлекле жанры. Бала бишектә ятканда ук ана телендәге җырларны ишетеп, күңеленә сеңдереп үссә, телен яратачак һәм хөрмәт итәчәк. 

Шәһәребезнең 8 нче балалар бакчасыннан килгән Терентьевлар гаиләсе бәйгегә аеруча зур әзерлек белән килгән. Алар чыгышларында халкыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклауларын күрсәттеләр. «Халык җыры» номинациясендә чыгыш ясаган 64 нче балалар бакчасыннан Закировлар гаиләсе тәкъдим иткән «Күңелне ачыйк әле» җырын да тамашачылар яратып тыңлады. Финалга чыгып та, ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмаган гаиләләр дә игътибардан читтә калмады. Аларның чыгышларын видеоязма аша күрсәттеләр. 

Җиңүче гаиләләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Килгән кунаклар чараны югары бәяләделәр, үзара элемтәләрне югалтмаска сүз бирделәр. 

Чыгыш ясаучылар рәхмәт сүзләреннән соң: «Бәйге озын гомерле булсын, киләсе елга тагын да ныграк әзерлек белән киләбез», — дигән теләкләрен җиткерделәр. Әйе, гаиләләрне татарча аралашуга тарту, балаларда халкыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт уятуда, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисләре тәрбияләүдә фестивальнең мөһимлеге бәхәссез.

Альбина Вәлиәхмәтова, гомуми үстерелешле 83 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев