Туган як

Борчылучылар җитәрлек

«Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап татар бетүгә таба йөз тота. Безнең милләт булып калуыбыз да телебезне саклый алуыбызга бәйле. Телебезне сакласак, милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән дә мәхрүм булырбыз» дигән татар халкының күренекле шәхесе Садри Максуди.

Татар теле – республикабызда дәүләт теле булып санала. Ә Россия Федерациясендә татарча сөйләшүче, аралашучы кешеләр саны буенча ул икенче урында. Соңгы араларда «татар бетә, татарча сөйләшүчеләр кими» дип зарланырга яратсак та, татар дигән бай тарихлы милләт юкка чыгу ягына бармый.

Ә наданлыкка, әхлаксызлыкка килгәндә, бу татар милләтенең генә түгел, башка милләтләрнең дә иң авырткан урыныдыр. Хәтта революциядән соңгы елларда да халыкка ашарга җитмәгәндә, өстендә ямаулы кием булса да, татарда милли рух күтәренке була. Бүгенге көннәрдә дә татар теле өчен, милләтебез өчен янып йөрүчеләр җитәрлек.

2021 ел Татарстанда Президентыбыз карары белән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Шулай ук 2020 елда Рөстәм Миңнеханов карары белән Президент каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелгән иде. Комиссиянең төп бурычы – татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек итү һәм бу проблемаларны өйрәнеп хәл итү. Комиссия ел буе берни дә эшләмәде дип әйтә алмыйбыз. Төрле конкурслар, чаралар үткәрелде. Һәм татарлар көтеп-көтеп тә хәл ителмәгән мәсьәләләр да онытылмасын иде.

Әле һаман республика мәктәпләрендә татар телен укыту сыйфаты мактанырлык түгел. Татар теле кабинетлары күп мәктәпләрдә коридорны бүлеп куелган кысан бер почмактан гыйбарәт. Барча фәннәрне дә татарча укыту турында сүз дә кузгатылмый әле. Татар мәктәпләренең торышы кызганыч хәлдә. Һәр шәһәрдә диярлек яңа мәктәпләр ачылып тора. Тик аларның берсе дә татар мәктәпләре түгел шул.

Заманага иярәбез дип инглиз телен ныклап өйрәнәбез, ә ана теле?.. Татар авылларында татарча белем бирә торган мәктәпләр ябылу дәвам итә. Күз алдына китерегез, җиде яшьлек сабый кышкы салкында, әче таң тишегеннән автобус тукталышына чыгып баса. Кайсы әни, нинди күңел белән нарасыен чит авылга укырга җибәрә. Билгеле, ул авылдан шәһәргә китү мөмкинлеген эзләячәк.

Ярар, мәктәпләрдә бар фәннәрне ныгытып, татар телендә өйрәндек ти. Бердәм дәүләт имтиханнарын да татарча бирергә рөхсәт иттеләр ди. Ә аннан соң ни? Югары уку йортларында татарча белем алу мөмкинлеге булмаса, унбер ел буе баланың тырышуы нәрсәгә?.. Хәзер яшьләр көне-төне интернетта. «Тик-ток»мы, «Лайк» – тагын әллә ниләр. Ә татарча кызыклы сайтлар эшлиме? Бу язмамда зарланмам дигән идем дә, чалгы тагын шул ташка барып төртелде. Әйе, комиссия әле бер генә ел эшләде. Киләчәктә татар халкын борчыган тел мәсьәләсе җитдиерәк каралыр дип өметләнеп калыйк.

фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: