Туган як

Без – бай тарихлы халык

Татар халкы бай тарихлы халык, дип әйтергә яратабыз. Ә без, татарлар, үз тарихыбызны беләбезме, үз телебезне хөрмәт итәбезме?

Әйдәгез, телебез, милләтебезнең тарихы турында кызыксынып, тарих битләренә күз салыйк. Ни дисәк тә, без 1989 елда СССР дигән куәтле ил яшәгәндә дә халык саны буенча алтынчы урында торганбыз. Ул вакытта халык санын исәпләү вакытында телеңә ни килсә – шуны әйтү модасы юк иде. Димәк, бу саннар дөрес саннар.

IX – X йөзләрдә оешкан беренче дәүләт – Идел буе Болгар дәүләте гасырлар буе Европаның төньяк-көнчыгышында нык үскән бердәнбер дәүләт була. 1236-37 елларда Батый хан гаскәрләре Болгар дәүләтен яулап алаганнан соң, җирләр Алтын Урда карамагына керә. XV гасырның беренче яртысында Казан ханлыгы оеша. Рус дәүләте Казан ханлыгының бәйсезлегенә, сәүдә юлларында хакимлек итәр өчен яу арты яу җибәреп, ниһаять ханлыкны буйсындырырга ирешә.

Азмы-күпме милли горурлыгы булган татарлар 1555 елдан татарларны христианлаштыру хакында белә. Чукынмаган татар халкы зур елга буйларыннан, уңдырышлы җирләрдән куыла. Тик шулай да татар теленнән дә, диненнән дә ваз кичми. Ә хәзер? Тыючы юк бит. Иленнән дә, торган җиреннән дә кумыйлар. Ник татар үз телендә сөйләшми?

1905-07 еллар революциясеннән соң бик күп милли басмалар “Йолдыз”, “Вакыт”, “Азат халык” һәм башка бик-күп газета-журналлар бастырыла, үз укучысын таба. Ә хәзер татар газета укымый дибез. Нигә? Заманында, тыюларга карамастан, татар профессиональ театры “Сәйяр”гә халык агыла. Бүген уйландырырлык әсәрләр куйган театрларга халык йөриме? Телебезгә кимсетеп карау, аны санга сукмау, чуарлау очраклары белән еш очрашабыз.

Үзара аралашканда ике татар күбрәк русча сөйләшә. Татарларның канына курку борынгыдан сеңеп калган ахры: “эштән куарлар” , “яшисе бар бит әле” дип куркабыз. Үзара сөйләшкәндә “Бездән генә тормый” – дип үзебезне юатабыз. Хәтта татарга гына хас булган милли-мәдәни бәйрәмнәребездә дә телебез бик аз яңгырый. Шушы буламы “Без бай тарихлы халык” – дип горурлану!?. Тел – милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” – дип язып калдырган. Халкыбызга мәхәббәтне бишектән башларга кирәк. Туган телебезне чуарлау 18 нче йөздә яшәгән, иҗат иткән Габдерәхим Утыз Имәнине, Каюм Насыйри, бөек Тукаебызны да битараф калдырмаган.

Безгә телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләрдән үрнәк алырга кирәк. Татарча көчле акцент белән булса да татарча җырлаучы негр егете Оливер Мукендиның җырлаганын әй яратып карыйбыз! Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасында АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгән студентлар татарча өйрәнә. Ә тамырлары татар булган татар баласы үз телен өйрәнми, кирәк тә санамый? Нигә икән?

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: