Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Бакчада – үзенчәлекле Сабантуй

Шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасына Балаларны яклау көненә бәйләп, зур бәйрәм, Сабантуй оештырдылар.

Анда шәһәребезнең аксакаллар шурасы әгъзалары һәм микрорайон вәкилләре дә чакырылды. Чараны бакча мөдире, Түбән Камада танылган шәхес, милләтпәрвәр, шагыйрә, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова ачып җибәрде. Котлауларга микрорайон рәисе Әкълимә Зарипова да кушылды.
Сабантуй, татар халкының милли гадәтләренә тугры калып, бүләк җыюдан башланып китте. Музыкантлар Алсу Әсхәдуллина белән Фиалка Шәйдуллина, алып баручы Руфия Хаҗиева, бакчаның тәрбиячеләре Филсинә Шәмсетдинова һәм Рания Горбунова Сабантуйны бар үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырганнар.
Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле уен-ярышларда катнаштылар.
Бер генә Сабантуй да төп ярыш – көрәштән башка узмый. Бу балалар бәйрәмендә дә төп уен булып тора. Мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары чын ир-егетләрчә билләренә сөлге салып, бар көчләрен, осталыкларын биреп көрәштеләр. Нәтиҗәдә, Булат Бәдертдинов бакча батыры булып калды. Ул иңнәренә уенчык тәкә салып мәйдан тирәли әйләнде һәм махсус бүләккә ия булды.
Бәйрәмнән һәркем канәгать булып, шатланып таралышты. Без, өлкән буын вәкилләре, мондый балалар бакчалары, милләт өчен янып-көеп йөрүче тәрбиячеләр, җитәкчеләр булганда киләчәгебез өметле дип ышанып калабыз.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев