Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

"Бабамның истәлеген кадерләп яшибез"

Муса Җәлилнең оныгы: “Бабам истәлеген кадерләп яшибез” Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева белән очрашу узды.

Татьяна ханымның шәһәребезгә беренче тапкыр килүе икән. Бирегә аны “Рухият”фонды оештырган “Яңа исемнәр” хәйрия проектының фортепианода уйнау буенча осталык дәресләрен алып барырга чакырганнар. Эш графигы тыгыз булуга да карамастан, Түбән Кама китапханәчеләре белән очрашырга  вакыт тапты Татьяна ханым.

Кем соң ул каһарман-шагыйрьнең оныгы Татьяна? Җәлил нәселенең дәвамчылары бүген кайда яши, ни белән шөгыльләнә? Бу сораулар күпләрне кызыксындырадыр. Татьяна Михайловна Малышева – күренекле музыкант, Гнесиннар исемендәге музыка академиясенең фортепиано классын тәмамлаган. 1997 елдан башлап Мәскәүнең әйдәп баручы мәктәпләрендә белем бирә, “Арт-линия” фондының музыкаль проектларын җитәкли. Ике баласы бар. Михаил Митрофанов-Җәлилгә (республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән ул үзенә бабасының фамилиясен ала) 23 яшь. Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбендә танылган скрипкачы һәм педагог Александр Ревич классында укыган. Бүген гаиләсе белән Тель-Авив шәһәрендә яши, шунда ук музыкаль белем алуын дәвам итә. Әминә әбисен күреп калырга да насыйп була әле аңа. Аның Муса бабасы турындагы җылы хатирәләрен тыңлап, күңеленә сеңдереп үсә малай.

Лиза да, абыйсы юлын сайлап, дүрт яшеннән скрипкада уйный башлаган. 7нче сыйныфта гына укыса да, күп кенә халыкара бәйгеләр лауреаты ул, дөньяның төрле шәһәрләре сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачы мәхәббәтен яулаган. Әнисе җитәкләгән күп кенә проектларда да катнаша икән. Михаилның да, Лизаның да репертуарларында, чит ил музыкасы белән беррәттән, татар халкының классик композиторлары Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин әсәрләре аерым урын алып тора. Ә бабаларының шигырьләрен гаиләләре белән Семен Липкин тәрҗемәсендә укырга яраталар. Нәкъ менә аның тәрҗемәләрен иң камиле дип саныйлар.

Әйе, чын мәгънәсендә музыкага, сәнгатькә гашыйк әлеге гаилә. Ә бу мәхәббәт аларга, мөгаен, бабаларыннан күчкәндер. Шагыйрь үзе дә мандолинада, фортепианода оста уйнаган бит. Мәскәү консерваториясе каршында ачылган Татар опера студиясенең әдәби бүлеге мөдире вазыйфаларын башкарган, либреттолар иҗат иткән. Музыкага сәләт Муса Җәлилгә әнисе Рәхимә ападан бирелгән, ул да бит мөнәҗәтләр язып, аларны авылдашлары алдында башкара торган булган.

Шагыйрь кызы Чулпанның да музыкага өйрәнүен теләгән. Туган көненә фортепиано бүләк итәргә дә хыяллана хәтта. Ләкин өлгерми кала – сугыш башлана. Иренең хыялын хатыны Әминә ханым чынга ашыра: Муса Җәлилнең исеме акланып, аңа Герой исеме белән бергә Ленин премиясе дә бирелә һәм шуннан килгән, үз гаиләләренә тиешле гонорар акчасының бер өлешен инструмент алуга тоталар. “Ул агач пианинода миңа да уйнарга насыйп булды әле. Иң беренче уен коралым шул иде, – дип искә төшерде Татьяна Малышева. – Әнием Чулпан да уйнарга өйрәнә ул пианинода, хәтта музыка мәктәбен дә тәмамлый. Тик язмышын музыка белән бәйләми. Аңарда әдәби башлангыч көчлерәк булган, күрәсең. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, гомере буе нәшриятта эшләде, рус классикасы редакциясендә мөхәррир булды”. 

Татьяна ханымнан әнисенең сәламәтлеге турында да сораштылар. “Аңа 84 яшь. Күз тимәсен, бер генә концерт-теартны да калдырмаска тырыша, актив яшәү рәвеше алып бара. Хәзер без бергә яшибез”, – дип җавап бирде ул. Чулпан ханымның әтисе турындагы хатирәләре белән дә уртаклашты. “Әнием бабайны еш искә төшерә. Дөрес, аңардан ул бик кечкенә булып калган. Шуңа да күп әйберне өзек-өзек кенә хәтерли. Әтисен соңгы тапкыр күргәндә ул каты авырый торган була. Муса бабам тимер карават башына тотынып тора да аннан кулын әниемнең маңгаена куя икән. Әнием әтисен үлеп яраткан. Аның белән театрга “Алтынчәч” операсының репетициясенә йөргән чакларын яхшы хәтерли. Аларның өйләрендә әти культы хөкем сөргән: әти сервизы, әти кашыгы, әти мандолинасы... Аларның күбесе бүген музейда саклана. Шулай да кайбер әйберләре белән аерылышу әниемә авыр булган. Әтисенең үзенә язган хатларын, малахиттан ясалган язу карасы савытын, язу каурыйлары салына торган савытны өебездә бүген дә бабам истәлеге итеп кадерләп саклыйбыз”.

Муса Җәлилнең хатыны Әминә Котдус кызы Сәйфуллина-Җәлилованың арабыздан киткәненә дә 15 ел вакыт узган икән инде. Көчле рухлы, кыю кеше иде, дип искә алды аны оныгы. “Мәскәү янында аның әти-әнисе, балалары белән апасы яшәгән. Казанда ялгызыңа кыен булыр, дип бабам үзенең бер хатында аңа Мәскәүгә күчәргә киңәш итә. Әбием белән әнием, балалы тагын берничә хатын-кыз “теплушка”га кереп качалар. Солдатлар куып төшерергә тырышсалар да, теләкләренә ирешә алмыйлар. Станция саен тикшерү керә. Әбием әниемне капчык, шинель астына качыра. Әнә шулай, мең газап чигеп, Мәскәүгә килеп җитә алар. Ничек шундый тәвәккәл, батыр йөрәкле була алды икән әбием дип гаҗәпләнәм! Ире белән яшәгәндә бер урында да эшләмәгән әбиемә Мәскәүдә берьюлы ике эштә хезмәт куярга туры килгән. Ачлыктан аларны яшелчә бакчасы һәм кәҗәләре генә коткарып кала...”.

Әминә Җәлилова турында сүз чыккач, чараны алып баручы һәм сценарий авторы – Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина аның патриот шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын тирәнтен өйрәнгән язучы Рафаэль Мостафин белән бергә 1985 елда “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль кичәсендә кунак буларак катнашуын да искә төшереп узды. Бу турыда “Җидегән чишмә” тарихына багышланган китапта да язылган. Үзенә бүләк итеп бирелгән әлеге саллы басманы Татьяна Малышева бик куанып кабул итте, аның әнисе Чулпан ханымга түбәнкамалылардан олы күчтәнәч булачагын әйтте.

Мәскәү кунагы үзләренең гаилә традицияләре турында да сөйләде. “Боровое Матюшино авылында урнашкан дачабызда булырга яратабыз. Үзем дә, балаларым да шунда үстеләр. Ел саен 25 август – җәлилчеләрне искә алу көнендә Казанда булырга тырышабыз. Бабамның музей-фатиры хезмәткәрләре белән ел саен Татарстанның берәр шәһәренә барып, очрашулар уздыру да матур гадәткә керде”, – диде Татьяна ханым. “Зур шәхес оныгы булу җиңел түгелдер”, – дигәч, “Бабам миңа ярдәм итә. Минем күп кенә проектларым аңа багышланган кичәләрдән соң туды”, – дип җавап бирде.

Очрашу искиткеч җылы мохиттә узды. “Ләззәт” ансамбле җитәкчесе Ирек Гайнемөхәммәтов чыгышы чараның матур бизәгенә әйләнде

Лилия Бусыгина фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев