Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Атамаларны бозуда кем гаепле?

Татарлар яшәгән авыл, шәһәр атамаларын рәсми документларда бозып, кайвакыт, мәгънәсен тамырдан үзгәртеп язу очраклары элек-электән килә.

Бу хәл бигрәк тә 1917 елдан соң нык сизелә. Архив материаллары һәм хәзерге энциклопедия китапларындагы мәгълүматлар моңа ачык дәлил. 

Билгеле, рус алфавитының безнекенә караганда алты хәрефкә кимрәк булуы моңа башлангыч сәбәп. Ләкин төп сәбәп түгел. Әгәр үзебезнең бабайларыбыз кушкан татар авылларының атамаларына игътибар, ихтирам белән карасак, шулкадәр үзгәрешләр кертеп язмаслар иде. Моңа җирле татарлар үзләре дә гаепле. Ерак бабаларыбыз кушып, мирас итеп калдырган авыл атамаларын русча дөрес итеп язуны таләп итә алган милләттәшләребезне үрнәк итеп күрсәтәсем килә. Кызганыч, битарафлар күбрәк. 

Шәһәр атамаларыннан башлыйсым килә. Чал тарихка күз салсак, русларның шәһәрләребез атамаларын бозып язуларын күрәбез. Борынгы шәһри Болгарыбызны — «Булгар», халкын «булгары» дип атап сөйләгәннәр. VI гасырда нык дәүләт булып тарихка кереп калган Бөек Болгар иле таркалгач, Дунай буйларына күчкән ерак милләттәшләребез Болгар атамасын саклап калганнар. Болгария дигән илдә яшиләр, болгарлар дип аталалар. Парадокс! Бүгенге көндә тарих фәнендә, рәсми рәвештә, Идел буе шәһәре, «Древний Булгар», халкы да «булгары» дип атала. 

Икенче мисал: Иделнең уң як ярында, хәзерге Тәтеш районы биләмәсендә IX нчы гасырдан билгеле Ашлы атамалы шәһәр булган. Күп тапкырлар коточкыч ачлыклар булганда рус князьлекләре халкына шул Ашлы шәһәре һәм алар тирәсендәге авылларда гомер итүче болгарлар ярдәмгә килеп, коткарып калганнар. Рус елъязмаларында бу шәһәрне «Ашлы» түгел «Ошелъ» дип атаганнар һәм теркәп калдырганнар. 

Өченче мисал: Чистай элеваторыннан ерак түгел Җүкәтау шәһәре булган. Бу шәһәрне рус елъязмачылары үзләренчә үзгәртеп, ике төрле итеп атаганнар һәм язып калдырганнар. Бер очракта «Джукетау», икенче очракта «Жукотин» дип атаганнар. «Җүкә» тамырлы атама билгесез, хуҗасыз фамилиягә әверелгән. Казан шәһәре атамасында тик рус алфавитына кергән хәрефләр генә, югыйсә. Тик ни өчендер нечкәлек билгесе өстәп, «Казань» дип атап калдырганнар. Шундый ысул белән татар кешеләре исемнәренә дә нечкәлек билгесе өстәп язу дәвам ителә (Равиль, Разиль һ.б.).

Мәгънәсе югала 
«Сарытау» шәһәре атамасы җиңел генә "Саратов«ка әйләндерелгән. Алабуга шәһәрендәге башлангыч «А» хәрефе нигәдер артык булып киткән. Аны «Е» хәрефенә алыштырып, «Елабуга» итеп теркәгәннәр. «Буга» сүзе нәселле үгезне аңлата. Нәтиҗәдә, «ала төстәге үгез» дигән мәгънә югала. Шулай ук, борынгы Арыслан дигән ир балаларга кушып килә торган исемебезне руслар үзләренә «Еруслан» дип алганнар. Соңрак «Е» хәрефен төшереп калдырып, «Руслан» дип кенә калдырып, балаларына исем итеп биргәннәр. Ниһаять, Руслан һәм Арслан («ы» хәрефен төшереп калдырып) үзебезнең балалар исеме булып кайтты. Ярый әле Бөгелмә шәһәренең атамасы танымаслык итеп үзгәртелмәгән — «Бугульма» дип атаулары дөреслеккә туры килә. 

Күп районнарда «Чаллы» атамалы авыллар бар. Яр Чаллы шәһәрен һәм авылларны көймә, яки туку станогының бер җайланмасы итеп «Челны» (челнок) ясап куйганнар. «Чаллы» сүзе, аерып, бүлеп, чалып алган җир, торак урын, болын, урман биләмәсе икәнне аңлата, югыйсә. Архив материалларында дьяконнарның «Чалны» дип атап язган документларын очраттым. Атаманың бер хәрефен генә алыштырганнар, асылы нык үзгәрмәгән. 

Район үзәкләре атамаларында да җитешсезлекләр шактый. Әйтик, Балтач авылын руслар «Балтаси» дип теркәгәннәр. Беренче — балта остасы, һөнәре дигән мәгънә юкка чыккан. Башкортстандагы Балтач авылы рус телендә үзгәртеп язылмаган, районы да «Балтачевский» атала. Атаманы җирле халык саклап кала алган дияргә нигез бар. Биредә кайчандыр безнең Балтач якларыннан күченгән милләттәшләребез нигез салган булырга тиеш.

Мөслим авылын нигә «Муслюмово» дип атарга кирәк булган? Безнең авыл, шәһәр атамаларын руслаштырып, «ово», «ьво», «ск» хәрефләре өстәп языла. Мюслим (яки Муслим) дип язасы урында — Муслюмово, Алмет урынына —Альметьевск, Буа урынына — Буинск, Арча урынына — Арск, Апас урынына — Апастово һ.б. Югыйсә, атамалары фәкать рус алфавитындагы хәрефләрдән генә тора. Нигә Азнакайны «Азнакаево» дип бозарга?

Бозып язарга җайсыз булгач... 
Кайбер кеше исемнәреннән алынган авыл исемнәрен үзгәртмәгәннәр. Мәсәлән, Актаныш, Мамадыш, Малмыж һ.б. атамаларына үзгәрешләр кертмәгәннәр. Чөнки алар бозып язарга һәм атарга җайсыз. 

Татар мохите көчлерәк булган районнарда күп авылларның атамаларын дөрес, мәгънәсен аңларлык итеп яздыра алганнар. Мәсәлән, Азнакай, Арча, Минзәлә, Сарман (район үзәгеннән тыш), һ.б. районнар. Башкорстанда яшәүче милләттәшләребез күп авылларының дөрес язылышларын саклап кала алганнар. 

Татарстанның 4 районында «Казиле» атамасындагы авыллар бар. Бер Тукай районындагысы гына «Казиле» дип дөрес яздырылган. Башка районнарда «Казыли», «Казилино» дип теркәгәннәр. Салкын Чишма («ә» хәрефен «а» хәрефенә үзгәртеп кенә) авылы исемен Питрәч, Ютазы, Әлмәт районнарында саклап калганнар. Арча районында — Күпербаш, Казанбаш; Кукмара районында — Ташлы елга, Балыклы; Сарман районында — Теләнче Тамак, Меллә Тамак; Минзәлә районында — Иске Мунча; Зәй районында Имәнлебаш һ.б. авыллар атамаларын рус телендә «ә» хәрефен «я» хәрефенә алыштырып дөрес яздырганнар.

Элек атамалары бозып, үзгәртеп язылган авыл исемнәрен төзәтеп яздыра алган авыллар да бар. Димәк, ул авылларда җитәкчеләр халык таләбенә каршы килә алмаганнар. Мәсәлән, Спас районында, Кама аръягындагы иң зур Иске Рәҗәп авылы бар. Революциядән соң бу авылның исеме «Старый Баран» дигән кимсетүле атамага әйләнгән. Бары тик берничә ел үткәч кенә, халык тырышлыгы белән, авыллары атамасын русча «Иске Рязап» ка кайтара алганнар («Старый» сүзен кертмәгәннәр). Шул ук районда Чәчәкле авылы бар. Бу авылның да исемен русчага үзгәртеп, «Новый Баран» дип атап теркәгәннәр. Соңрак, 90 нчы елларда, үзгәртеп кору чорында, авыл халкы бу атаманы «Чечекле» дип, кире торгызып теркәтә алды. 

Түбән Кама районында Үчкә авылы атамасын «Малые Аты» га үзгәрткән булганнар. Бу очракта да башта халык фикере исәпкә алынмаган. 90 нчы еллар башында ветеран укытучы Өлфәт Миңнеханов һәм халык тырышлыгы белән авылның тарихи атамасын кайтардылар. Бу авыл русча «Уська» атамасы белән теркәлде. «Афәрин!» дип мактарга гына кала. 

Инде хәзергә кадәр бозып язылган авыл атамалары турында кыскача гына мәгълүмат җиткерәсем килә. Татарстанда гына да татар авылларының атамаларын рус телендә гаҗәеп бозып язу очраклары йөздән артык. Атамада булган «о» хәрефен "у«га, яки киресенчә язу очраклары күп. Мәсәлән «Кушлавыч» урынына «Кошлауч» итеп язганнар. «О» хәрефе урынына «Ор» авылын «Ура» дип атаганнар. «Ы» хәрефе урынына «у» хәрефе куллану очраклары бар. Мәсәлән, "Тымытык"ны — "Тумутук"ка, "Кыркүл«не «Куркульга» үзгәрткәннәр. Атаманың мәгънәсе бөтенләй югалган, «саран» («куркуль») дигән кимсетүле сүзгә әйләнгән.

Кирәкмәгәнгә нечкәлек билгесе өстәп теркәлгән авыл атамалары күп. Ике өлештән торган атамаларны сызык кулланып аерып язулар очрый. Мәсәлән, Таллы-буляк, Таллы-куль һ.б. 

Казан — Яр Чаллы юлы буенда урнашкан ике авыл атамасын барлык юл йөрүчеләр дә исендә калдыргандыр. Берсен — Чыты авылын — «Чита» дип теркәгәннәр. Икенчесе — Күн авылы. Аны руслар «Конь» итеп теркәгәннәр. Шулай итеп, эшкәртелгән тире ат-алашага үзгәргән. Нурлат авылында Кычытканлы авылы бар. Аны «Кичкальня» дип үзгәрткәннәр. Югыйсә, Кычытканлы атамасындагы бөтен хәрефләр дә рус алфавитында бар. Үзгәртеп язарга сәбәп юк. 

Әлки районында Ташбилге авылы бар. Революциягә кадәр язган архив материалларында аның атамасын рус телендә үзгәртмичә язганнар. Күренекле рус тарихчысы Михаил Худяков бу авылны «Ташбилга» дип язып калдырган. Монысы әле ярый, нык үзгәртелмәгән. Ә менә революциядән соң бу авылны ни өчендер «Тяжбердино» дип теркәп куйганнар. 

Рус хәрефләреннән генә торса да... 
Рус алфавитындагы хәрефләрдән генә торсалар да, атамалары бозып язылган авыллар: Боерган — Биюрган, Олы Кариле — Большие Кляры, Зур Кавал — Большие Ковали, Олы Урсак — Большие Русаково, Олы Укмас — Большой Атмас, Башчы — Вожжи, Биектау — Биктово, Мулла Иле — Молвино, Штеря — Штырь, Ябалак — Эбалак, Чурабатыр — Черебатырево, Кызыл Чапчак — Красная Кадка һ.б.

Арча районында Корайван авылы бар. Бу авылны «КерХайван» дип теркәгән булганнар. Ул атама 2013 елга кадәр рәсми документларда сакланып килгән. Ниһаять, кемнеңдер башына килеп, атаманы үзгәрткәннәр, тик яңа атамада ике тиешсез үзгәреш барлыкка килгән: «Корайван» түгел бу авыл, русча әйткәндә — «Курайвань». «О» хәрефен «у» га үзгәртергә, нечкәлек билгесе өстәргә нигә кирәк булгандыр? 

Авылларыбыз атамаларын рус телендә бозып язуда, борынгы бабаларыбызның тарихи мирасын саклап кала алмауда, руслар гына түгел, җирле җитәкчеләр һәм җирле татарлар үзләре дә гаепле.
Мансур Ганиев, төбәк тарихын өйрәнүче

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X