Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Аның шигырьләрен яратып укыйлар

Түбән Камада яшәп иҗат итүче, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Ралия Кәримованың иҗаты безнең шәһәрдә генә түгел, республикабызда да китап сөючеләргә яхшы таныш.

Аның шигырьләре, язмалары Татарстан вакытлы матбугатында гына түгел, туган ягы Башкортстан газета-журналларында даими басылып чыга.
Ралия Гата кызы 1951 елның 12 мартында Башкортстан Республикасы Яңавыл районы бик гүзәл табигатьле Салих авылында туган. Татарның данлыклы шагыйре Илдар Юзиев укыган һәм аның исемен йөртүче Ямады урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәпнең өченче-дүртенче сыйныфларында ук инде дус кызларына, туганнарына шигырьләр чыгара. Ә инде сигезенче-тугызынчы сыйныфларда укыганда җитди шигырьләр яза башлый. Укытучысы Нәкыя Казыйханова аның талантын күреп алып, «Синең каләмең өметле, син язарга тиеш» дип кызны татар филологиясе буенча укырга керергә әзерли. Шуңадыр да бәлки, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә Ралия.
1973 елда гаиләсе белән Татарстанга, яңа төзелә торган яшь шәһәр – Түбән Камага күченеп килә. «Без килгәндә әле шәһәр төзелеп кенә килә иде. Автовокзал да бер будкада гына булып истә калган. Без ул вакытта тормыш кыенлыкларының вакытлыча гына икәнен аңладык. Романтик рухлы яшьләр үзара аралашып, дус-тату яшәдек» – дип ул елларны искә ала Ралия ханым. Шәһәребездә башта йортлар идарәсенә караган тулай торакта тәрбияче булып эшли, бераз соңрак 12 нче мәкәптә укыта башлый. Монда күп еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән, мәгариф өлкәсеннән лаеклы ялга чыккан. Балаларга белем бирү кебек изге эш белән бергә, әдәби иҗатка да вакыт таба. Дөньяны тетрәткән вакыйгалар да кулга каләм алырга мәҗбүр итә, табигатьнең гүзәллеге дә шагыйрә күңелендә шигъри юллар тудыра.
Татар эстрадасында дисеңме, әдәбиятында булсынмы, чыгышы белән күрше республикабыздан булган талантлар бик күп. Башкорт якларының табигате, эчәр суы мөгаен, нәфис, нечкә күңелле лирик җаннар, чишмә тавышы кебек чыңлап торучы талантлар бирәдер. Ралиянең дә иҗатында туган якка мәхәббәт, табигатькә сак караш белән бергә туган тел, милләт язмышы белән кызыксыну төп урынны алып тора.
Шагыйрәнең «Мин табигать баласы», «Бәхет бүләк итеп», «Яшәү яме» исемле шигырь җыентыклары, «Ташлы туфрак» исемле проза әсәрләре тупланган китабы басылып чыкты һәм тиз арада китап сөючеләрнең яраткан китапларына әйләнде. Сүз уңаеннан, автор бер дистә китабын «Туган як» газетасына язылучыларга бүләк итеп алып килде.
Ралия Кәримованың шигырьләре җырлап тора. Бәлки шуңадыр да, аның сүзләренә популяр җырлар да язылган.
Шигырьләрне укымыйлар дип әйтүчеләр белән килешмим, укыйлар, яраталар шигъриятне: төрле концертларда сәнгать әһелләре укыганда елап утыручы тамашачылар шактый.
Татар халкы гомергә белемле, зәвыклы булды. Ул хәзер дә чын әдәбиятны, чын сәнгатьне аңлый һәм ярата. Шуңа күрә, Ралия Кәримова кебек халык күңеленә үтеп керердәй чын әдәби әсәрләр иҗат итүчеләрнең китапларын укучылар көтеп ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев