Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Аның иҗаты күпкырлы

Журналист, публицист, шагыйрь, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Нурулла Гаптуллинга – 80 яшь.

Нурулла Габдулла улы 1941 елда Теләче районының Шәтке авылында дөньяга килә. 1959 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Казахстанга китеп, комсомол удар төзелешендә бетончы булып эшли. 1960-1963 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач, Казан дәүләт педагогия институтын уңышлы гына тәмамлап, Биклән урта мәктәбендә балалар укыта.

Тиздән аны “Знамя коммунизма” газетасына хәбәрче итеп чакыралар. Ул КамАЗ һәм БАМ төзелешләрендә дә катнаша. Мәктәпләрдә балалар да укыта. Ләкин кайда гына эшләмәсен, каләменнән беркайчан да аерылмый.

Нурулла ага “Туган як” белән күптәннән хезмәттәшлек итә. 1986 елда Түбән Камага күченеп килгәч үк, инде ул чакларда каләме шактый чарланган шагыйрь, җирле газетада үзенең шигырьләрен, мәкаләләрен бастыра башлый...

Хәзерге вакытта Нурулла ага Гаптуллин өч китап авторы. Ул актив әдәби иҗат белән шөгыльләнү өстенә, сугышта хәбәрсез югалганнарны ачыклау, аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Н.Гаптуллин –  сугыш чоры баласы – яуда һаләк булган әтисенең язмышы аңа олыгайгач та тынгылык бирми. Бик озак эзләнә, архивларда документларны өйрәнә торгач, әтисенең каберен эзләп таба, егермеләп якташыбызның исемнәрен ачыклый.

Әнә шул эзләнүләрнең дә йогынтысы булгандыр, Нурулла Гаптуллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, каләмдәшләренең сугыш турындагы шигырьләрен туплап, "Хәтер сагында" дигән китап бастырып чыгарды...

Нурулла Гаптуллинга нык сәламәтлек һәм иҗатында уңышлар телибез. Түбәндә газета укучыларыбыз игътибарына аның бер шигырен тәкъдим итәбез.

 

Тормыш шундый бүген

Үзең күтәрмәсәң иңнәреңдә,   

Белә алмассың йөкнең авырлыгын.

Үзең яктыртмасаң күңел күгең бүген

Чит яктылык, димәк, сиңа түгел.

 

Һәрбер кошның була пар канаты.

Сыңар канатлы кош оча алмый.

Ә кешеләр сыңар канат белән

Кайвакытта биеклекләр яулый.

 

Кошта – канат, кешедә хыял бар.

Җәйдә – җылы, кышларның кары бар.

Күзле бүкәннәргә дөнья гел тар.

Дөнья матур!

Күңел күзе белән күрсә иманлы җан.

 

Үзең яктыртмасаң күңел күгең бүген

Читләр яктылыгы сиңа түгел.

Бушап калсын дисәң, тулган күңел

Йә бер елмай, йә чайкал да түгел.

...тормыш шундый бүген.

 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев