Туган як

«Ана телем әнием кебек якын миңа»

Бүгенге язмабыз герое – Түбән Кама телерадиокомпаниясенең татар редакциясе алып баручыларының берсе Раушания Сибатова.

Бу озын чәчле, ягымлы, матур татар кызын НТР тапшырулары аша күпләр танып белә. Ә менә бүген без сезне аның белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Раушания Зәй районы, Югары Налим авылыннан. Зәй таллары кебек зифа буйлы, Зәй буе сандугачларын тыңлап үскән кыз туган ягы чишмәләре моңын отып алган. Авылда башлангыч сыйныфларда укыгач, алар гаилә белән Зәй шәһәренә күченәләр. Тик каникул саен әбисе янына кайтып йөргән Раушания әбисе тәрбиясендә, татар халкының гореф-гадәтләрен үз итеп, күңел сандыгына җыеп үсә.

Зәйдә татар гимназиясен тәмамлагач, КФУның Яр Чаллы филиалына журналистика бүлегенә укырга керә. Ә ни өчен Раушания сирәк һөнәрне, журналистиканы сайлады икән? Кызыксынып, бу сорауны мин аның үзенә бирдем.

– Кечкенәдән телевизор тапшыруларын карарга яраттым. Үземне шундагы журналист, алып баручы роленә куя идем. Мәктәпне тәмамлагач, әнием журналистика факультетына укырга керергә киңәш итте. Әниләр фатыйхасы белән эшләнгән эш кенә уңышлы була. Үземнең теләгем һәм әнием киңәше тәңгәл килгәнгә мин бик сөендем. Укыганда бик яхшы төркемдә, татар гаиләсеннән булган, татар мохитендә тәрбияләнгән студентлар белән укыдым. Казаннан данлыклы татар филологлары укытты. Алар безгә һөнәребез турында төпле белем бирү белән бергә һөнәребезгә һәм милләтебезгә горурлык хисләре уята алды, – ди ул.

2012 елда Түбән Камада НТРның татар редакциясенә хәбәрче кирәк дигән яңалыкны ишетеп, кастинг үтәргә килә. Хәбәрче булырга теләүчеләр шактый күп булып чыга. Сайлап алынган кызлар арасына Раушания Сибатова да эләгә. Беренче мизгелләрдә шактый гына каушаса да, хезмәттәше Гөлия Нигъмәтуллина аңа һәрчак ярдәм кулы суза. Тора-бара, эш казанында ныклап кайный башлагач, каушау, оялу да онытыла.

Кыз сайлаган һөнәр иҗади якын килүне, зәвыклылыкны, тәрбиялелекне сорый. Раушания Сибатова бүгенге көндә үз эшенең остасы. «Эшемне, хезмәттәшләремне бик яратам. Төрле кешеләр белән очрашасың. Аларның һәркайсының үз язмышы. Гыйбрәт алырлык, тәҗрибә тупларлык нәрсәләр күп. Түбән Камада шәхес булырлык татар зыялылары, милләт өчен янып йөрүче милләтпәрвәрләр шактый. Милләтебезне, татар телен үстерүдә, дөньяга танытуда азмыкүпме өлеш кертәбез икән, димәк эшебезнең нәтиҗәсе бар», – ди ул.

Ягымлы, мөлаем кыз Түбән Камада сөйгән ярын, гомерлек парын, Дамирын очрата. Бүгенге көндә алар кызлары Алсуны да татар гаиләсендә тәрбияләп үстерәләр. Татарча сөйләшер, аралашыр өчен, шәһәрнең бер башыннан икенче башына, 15 нче «Чулпан» балалар бакчасына йөртәләр. Ә бу бакчада тәрбияче апалары татарча сөйләшә, балаларны да татар мохитендә тәрбиялиләр.

Раушания Рәис кызы ике телдә – рус һәм татар телләрендә камил сөйләшә. «Кеше өчен әнисе ничек якын булса, ана теле дә шулай якын булырга тиеш. Әни, туган җир, туган тел – болар һәрчак янәшә йөри торган сүзләр һәм төшенчәләр. Алар берберсен тулыландыра, көч бирә», – ди ул.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: