Туган як

"Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас"

Дөньяда ел саен күпмедер тел юкка чыга икән. Ни өчен? Димәк, сөйләшүче юк. Нигә сөйләшмиләр? Ә менә монысына тиз генә җавап биреп булмастыр.

Туган телендә сөйләшмәүнең төп сәбәбе итеп – ихтыяҗ булмауны куялар.  Соңгы елларда күп кенә ата-аналарның (татарлар гына түгел), ана телен икенче сортка кую бу безнең милләткә генә хас күренеш түгел, шунысы кызганыч.

 Татар халкының тарихы турында материал эзләгәндә татар энциклопедиясеннән шактый  кызыклы мәгълүматка тап булдым әле – бу Совет чоры вакытында татар милләтеннән булган галимнәр турында. Бәлки кемнәрдер бу хакта укыган булгандыр да, таныш булмаганнар өчен кызыклы мәгълүмат булыр дип уйлыйм.

Шәхес культы чорында татар зыялылары гына түгел, бар милләтнең алдынгы карашлы кешеләре юкка чыгарыла. Бу татар халкының гына түгел, тулы бер илнең фаҗигасе. Ул чорлар хакында аерым тукталып бер язарбыз әле. Әйдәгез, Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларга күз салыйк.

1950 елларның ахырында татарларның милли зыялылары активлаша бара. 1957 елда татар телен камилләштерү буенча орфография һәм терминология комиссияләре эшләре яңартыла, ә 1958 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты Татар гомуми белем бирү мәктәпләренең торышы һәм аларның эшен яхшырту буенча чаралар турында карарын кабул итә. Исеменә игътибар иткәнсездер дип уйлыйм. Татар мәктәпләренең эшен яхшырту чаралары тикшерелә. 1957 елның 24 маеннан 2 июненә кадәр Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырыла.

1970 елда СССРда югары һәм махсус урта белемле белгечләр арасында татарларның чагыштырмача өлеше әзәрбайҗаннардан, казахлардан һәм литвалылардан да югарырак була. СССР югары уку йортларында белем алучы студентлар арасында 1956–1957 елларда 25,3 мең, 1974–1975 елларда 99,8 меңе татар була.  Ә ТАССРның үзендә 1965/66 уку елына югары уку йортлары студентлары арасында татарлар 34,6 процент була.

1955 елда СССРда фәнни хезмәткәрләр арасында 2 142 татар булса, 1975 елда  ул 15 920гә җитә. 1987 елда татарлардан 4 055 галим исәпләнә (гомуми санның 34,9 проценты), алар арасында фән докторларының һәм кандидатларының өлеше 44,8 процент була. Ә калган 44,2 процентка калган бар милләт вәкилләре керә.

1990 ел мәгълүматлары буенча, республикадагы фән докторлары арасында татарларның өлеше 32 процент тәшкил итә, шул исәптән иҗтимагый-гуманитар фәннәр буенча 50 проценттан арта.

1989 елда Татарстанның югары уку йортлары профессорлар-укытучылар составында 2 481 татар исәпләнә (гомуми санның 36,6проценты).

Шул ук вакытта 1960–1970 елларда рус мәктәпләрендә татар теле фән буларак керми башлый, хәтта татар авылларында да рус мәктәпләре ачыла.

1986 елда татар телендә 181 генә китап чыга. Ә үзбәк телендә – 955, казакъ телендә – 676. Шулай ук татарча басылган газета-журналларның да тиражы  нык кими.

1970 елда  Россиядә татар телен туган тел дип исәпләүчеләр 89,2 процент булса,  2002 елда  инде бу сан 80,8 кенә кала. Менә быел да халык санын алу тәмамланды. 2022 елның язында рәсми саннар игълан ителәчәк. Милләттәшләребез үзләрен татар дип яздырган дип өметләнеп торабыз да, саннар ни күрсәтер.

Сыйфат ягыннан аксасак та, сан ягыннан артырбыз дип ышанып калабыз. Чөнки акрынлап кына булса да татарлар татарча белмәсәләр дә, үзләрен татар дип атый. Киләчәктә телебезнең дә абруе күтәрелер. Бу хакта татар зыялылары белән беррәттән, имамнарыбыз да җиң сызганып эшкә кереште. 2016 елдан мөфти Камил Сәмигуллин тәкъдиме белән җомга вәгазьләрен күбрәк татар телендә оештыра башладылар. Мәчетләрдә татарча өйрәтү курслары үз эшен башлап җибәрде. Тырышабыз бит, “Ил төкерсә – күл була” ди. Бергәләп тотынгач, булыр. Татар телендә заманча мәктәпләр дә ачылса, хәлебез күпкә яхшырып та китәр әле бәлкем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: