Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Агач җимеше белән - кеше эше белән

Һәр һөнәрнең үзенең уңай һәм тискәре яклары бар. Һөнәр сайлаганда бу адымга аеруча җитди карарга кирәк. Чөнки яратмаган эштә хезмәт кую тора-бара бик авыр мәсьәләгә әйләнә. Язмабыз герое – Түбән Кама НТР телерадио компаниясе журналисты Альбина Вәлиева мәктәптә укыганда ук инде үзенең кем булачагын төгәл белә.

Һәр һөнәрнең үзенең уңай һәм тискәре яклары бар. Һөнәр сайлаганда бу адымга аеруча җитди карарга кирәк. Чөнки яратмаган эштә хезмәт кую тора-бара бик авыр мәсьәләгә әйләнә. Язмабыз герое – Түбән Кама НТР телерадио компаниясе журналисты Альбина Вәлиева мәктәптә укыганда ук инде үзенең кем булачагын төгәл белә.
Альбина – шәһәр кызы, тумышы белән Түбән Камадан. Шулай булса да, ул татарча әдәби телдә матур итеп сөйләшә. Мәктәпкә барганда әтисе Әмир, әнисе Айсылу төпчек кызларына татарча укытыла торган 13нче мәктәпне сайлый. Альбина мәктәптә укыганда ук уку алдынгысы була, аеруча иншалар язарга ярата. Җәйге каникулда еш кына әнисенең туган ягы Азнакай районы Камышлы авылына әбисе янына кайтып йөри. Ә Азнакай ягының табигатен күргән, аның белән хозурланган кеше шигырь яки хикәя язмый калмый.
Унынчы сыйныфны тәмамлауга, күпләр «Кем булырга?» – дигән сайлау алдында калганда, Альбина инде журналист һөнәрен сайлаган була. Әтисе: «Кызым, журналист һөнәре бик авыр булыр бит, аларның төгәл эш сәгатьләре дә юк. Әллә берәр җитди һөнәр сайлыйсыңмы?» – дип, әйтеп караса да, кызының балачак хыялына каршы килми. Ике абыйсы белән уйнап үскән Альбинада сайлаган һөнәренә иң кирәкле сыйфатларның берсе үҗәтлек, кыюлык җитәрлек.
Менә шул хыяллары аны КФУ Яр Чаллы филиалының журналистика бүлегенә алып килә. Талантлы Альбина укыганда практиканы төрле шәһәрләрдә үтә. Ә соңгы курста сайлау мөмкинлеге тугач, туган шәһәренә өстенлек бирә. Диплом эшен һәм диплом алды практикасын Түбән Кама телевидениесендә үтә. Укуны тәмамлап, кулына диплом алгач, НТРга эшкә кайта. Беренче сюжеты 2011 елның 8 мартында юл йөрү бәяләре арту хакында була. Ике телдә дә камил аралашуы, кешеләрнең күңеленә ачкыч табуы белән кыз тиз арада иптәшләренең хөрмәтен казана.
Альбина Вәлиева хәзер Җир шарының барлык төбәкләрендә дә күрсәтүче «Татарстан яңа гасыр телевидениесе» журналисты. Ул төшергән сюжетларны әти-әнисенең туган яклары: Азнакай районының Камышлы һәм Апасның Дәвеш авылларында да яратып, көтеп алалар, якташлары белән горурланалар. Ни дисәң дә, әбиләренең яраткан оныгы бит ул. Яңа эш инде өстәмә җаваплылык та сорый. Димәк, вакыт белән санлашмыйча, эшләргә кирәк дигән сүз. Ярый әле ире Ленар өйләнешкәндә үк журналист кызга өйләнгәнен белеп өйләнә. Тележурналистика бит гел кеше күз алдында. Аны урамда, кибеттә таныйлар. Бу һөнәренең күп вакыт алуын, нечкәлеклерен аңлый ул. Булдыра алганча тормыш иптәшенә ярдәм итә, чибәр, ягымлы хатыныннан көнләшми. Кызы Әминә дә инде «йолдызчык», – җырларга, биергә ярата. Җырлап, матур итеп шигырь сөйләп призлы урыннар алган дипломнары да бар. Кечкенә Әминә әнисен телевизордан күреп үсә. Баштарак Альбинаны телевизордан күреп; «Әни, мин сиңа кул болгадым. Нигә син миңа сәлам әйтмәдең» – дип әйтә торган була.
Танылу алгач, кемнәргәдер ошап китеп, «йолдыз чире» белән авырып китәргә мөмкин. Тик бу сүзләр Альбина хакында түгел. Ул һәрвакыт көләч, ягымлы. Үз эше муеннан җитеп ашса да, кешегә ярдәмчел.
Кызның хыялында үзенең авторлык программасын булдыру. Ул тапшыру татар халкы, татар авылларының язмышы турында булачак. Шундый талантлы, милләт җанлы кызларыбыз барда халкыбызның киләчәге өметле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев