Туган як

Зарлы еллар

Инде рәхәт яшибез, авыз икмәккә туя башлады дип, шөкер иткән елларда, ил халкы өстенә тагын бер афәт килә – 1941 елда фашистлар Германиясе басып керә.

Татарстан автономияле республикасына сугышның беренче көннәреннән үк мөһим бурычлар йөкләнә. Сугыш булган җирләрдән эвакуацияләнеп кайткан кешеләрне йортларга урнаштыру, сугыш килеп җитү куркынычы булган шәһәрләрдән завод-фабрикаларны күчерү, оештырыла.
Элек-электән сабыр, тыйнак, шул ук вакытта тәвәккәл һәр ярсу йөрәкле татар халкы фронтта да алгы сызыкта була. Хәрәкәттәге армиягә республикадан 700 меңләп кеше алына. Шуларның яртысыннан күбрәге кире туган якларына әйләнеп кайта алмый. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән 27 томлы Хәтер китабы төзелә.
Тарихи истәлекләргә күз салсак, фронтның хәлиткеч участокларына республикадан 7 укчы дивизия (18, 86, 120, 146, 147, 334, 352 нче ), 91 нче аерым танк бригадасы, 37 нче зенит-артиллерия полкы, ТАССРның Югары Советы исемендәге 202 нче бомба ташлаучы авиация дивизиясе һәм башка хәрби частьлар җибәрелә. Халыкны хәрби әзерләү буенча Осоавиахим, физкультура оешмалары, Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыятьләре зур эш башкара. ТАССРда сугыш елларында «Всеобуч» курсларында 186 мең кеше хәрби белгечлек ала. 11519 Советлар Союзы геройлары арасында татарлар, сан буенча 4 нче урында тора.
Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен Татарстанда туган 100 меңнән артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 225 кеше иң югары бүләккә – Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызына лаек булган. Дан орденының тулы кавалеры булган 2457 кешенең 50се – республикабызда туган кешеләр.
Сугыш башлануга, шактый көйләнгән, җайга салынган тормыш тагын үзгәрә. Инде тормыш йөген ирләр җигелеп тартыр, без хатын-кыз буларак җиңелрәк эшләрне башкарырбыз, дип хыялланган хатын-кызлар өстенә бар авырлык төшә. Шәһәрдә булсынмы, авыл хуҗалыгындамы – төп көч булып карт-коры, бала-чага һәм хатын-кыз кала. «Барысы да Җиңү өчен!», – дигән чакыру астында алсыз-ялсыз авыр хезмәт башлана.
Азмы-күпме егәре булган халык мәҗбүри рәвештә урман кисәргә, торф чыгарырга, окоп казырга, төзелеш өчен урыннар чистартуга җибәрелә. Күп кенә завод-фабрикалар хәрби продукция эшләүгә күчә. СССРның төрле төбәкләреннән күчерелгән 70тән артык завод-фабрика да Татарстанда урнаштырыла.
Татарстан фронтка 600 төрле корал һәм сугыш кирәк-яраклары, авиация приборлары һәм парашютлар, десант суднолары, элемтә чаралары озатыла. Казан предприятиеләрендә эшләнгән кайбер продукция исә гомумән уникаль санала. Мисалга, кетгут заводы – ил күләмендә бары тик монда гына операцияләр өчен медицина җебе җитештерелә. С.П. Горбунов исемендәге заводта гына Пе-2 һәм Пе-8 бомбардировщиклары җыела. Сугыш елларында чыгарылган һәр алтынчы самолет һавага күтәрелергә путевканы Казанда ала.
Сугыш башланганда республикада авыл хуҗалыгы әле авыр хәлдә була. Чөнки колхозлашу чоры тәмамланып, яңа төзелгән колхозлар шул кыска вакыт аралыгында ныклап үсеп китә алмый кала. Колхозларның матди-техник базасы болай да бик түбән була, ә сугыш башлангач, гомумән бар көч сугыш техникасы җитештерүгә юнәлтелә. Техника да юк, атлар да күпләп сугышка алына. Калган атлар да ашарга җитмәгәнгә, күтәрәмгә кала. Авыл халкы сыер, үгез җигә башлый. Эшче көчләр җитешмәгәч, 1942 елдан колхозчылар өчен елына мәҗбүри 100-150, ә яшүсмерләр өчен 50 эш көне эшләнергә тиеш була. Үтәмәгән кешеләрне суд җаваплылыгына тарталар.
Авырлыкларга карамастан, кешеләр өметсезлеккә бирелми, Совет Армиясенең җиңүенә ышаныч белән карый. Гади халык мәҗбүри булган займнар һәм салымнар, коммуналь хезмәтләрдән тыш, фронтка ярдәм хәрәкәтләрендә катнаша. Сугыш елларында республика гражданнары тарафыннан Кызыл Армияне коралландыру өчен оборона фондына кертелгән акчаларның гомуми суммасы 262 миллион сумны тәшкил итә. Кешеләрнең шәхси акчалары хисабына «Красная Татария», «Колхозник Татарии» танк колонналары, «Совет Татарстаны» авиадивизиясе, бронекатерлар, бронепоездлар төзелә. Донор хәрәкәте, Кызыл Армия сугышчылары өчен җылы киемнәр һәм бүләкләр җыю киң таралыш ала. Татарстанда 70 госпиталь оештырыла, анда сугыш еллары эчендә 334 меңгә якын яралы һәм авыру сугышчы дәваланып чыга, 207 меңе яңадан сугышчылар сафына баса.
Сугыш чоры авырлыкларын, ул чордагы халыкның фидакарь хезмәтен чагылдыручы бу язма, океанның бер тамчысы гына. Инде сугыш тәмамланганга 75 ел үтсә дә, тарихта кара таплар әле шактый. Эзтабарлар, тарихчылар һәм журналистлар әле дә эзләнүләрен дәвам итә. Бөек Ватан сугышы хакында яңадан-яңа фактлар ачыла бара. Бик күпләрнең гомерләре бәрабәренә алынган бу Җиңүнең кыйммәте, еллар үткән саен кимемәсен иде.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: