Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Яшьлегем минем – комсомол

Әле күптән түгел шушы исем астында шәһәребезнең 1нче мәктәбендә ветеран укытучылар Советының күчмә утырышы булды.

Киңәшмә илебез, республикабыз тарихында мөһим урыннарны алып торган ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Чарада ветераннар советы рәисе Леонид Китанов, мәгариф ветераннары советы рәисе Равис Шакиров, шәһәребезнең ветеран укытучылары һәм 1нче номерлы мәктәпнең укытучылары, укучылары катнашты.
Ветеран укытучылар яшьлек чоры – комсомолдан чыныгу алып, олы тормышка аяк баскан чакларын искә алдылар. Кызыклы һәм истәлекләргә бай бу чор тарихы күпләргә үрнәк булырлык бит. Без Николай Островский, Олег Кошевой, Юрий Гагарин һәм башка бик күп геройлар үрнәгендә тәрбияләнгән буын.
Хаклык өчен көрәш барган давылларда
Томырылып чапкан атларда.
Син идең ул, комсомол,
Без идек ул комсомол,
Баручы Ватанны сакларга, – дип җырладык без.

Бу чорда хезмәт куйган, яшәгән К. Кузьмин, И. Вәлиев, М. Егорова, М. Хәсәнова, Л. Кублова, Н. Сухоруковның чыгышларын залда утыручылар көчле алкышларга күмделәр.
Узган гасырның 60-80 нче елларында яшьләр яңа шәһәрләр һәм поселоклар, завод-фабрикалар төзелешләрендә катнаштылар. Шундыйларның берсе – Наилә Әхмәдиева Бөтенсоюз комсомол төзелешендә катнашкан. Ул үзенең чыгышында шул көннәрнең матур хатирәләре белән уртаклашты. Төрле елларда ВЛКСМның шәһәр комитеты секретарьлары булып эшләгән Р. Байбулатова О. Козина да укучылар алдында үзләренең истәлекләрен сөйләделәр.
Чарада чыгыш ясаган һәркемнең чыгышы игътибарга лаек булды. Җавап сүзе белән чыккан яшьләрнең чыгышы да безне бик сөендерде. Алар безнең хезмәтебезне, казанышларыбызны дөрес бәялиләр, хөрмәт итәләр һәм истә тоталар.
Кичә совет чорындагы комсомолга багышланган шигырьләр, матур җырлар белән үрелеп, татар һәм рус телләрендә барды.
Без, өлкән буын вәкилләре бу очрашудан бик канәгать булып, шатланып, яшь буын һәм аның киләчәге өчен тыныч күңел белән таралыштык.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев