Туган як

Татарстан сугыштан соңгы елларда

Әле сугыш беткәч тә Советлар Союзында хәлләр бик җиңелләрдән булмый. Җир белән тигезләнгән шәһәрләрне, тулаем юкка чыккан авылларны кабат торгызуга тагын берничә еллар, матди байлык һәм эшче көчләр кирәк була.

Эшче көч дигәннән, ирләрнең асылларын рәхимсез сугыш кырды. Исән калганнарының да сау-сәламәтләре бик аз, шактые яралы, димәк җимерекләрне торгызу тагын хатын-кыз һәм бала-чага, һәм өлкәннәр кулына кала.
Татарстан – авыл хуҗалыгы өстенлек иткән республика. Сугыш еллары колхозларны нык талый. Сугыштан соңгы еллар да бик җиңелләрдән булмый. Чөнки авыл хуҗалыгы техникасы юк диярлек, атлар да бик аз, әле һаман үгез җигәләр. 1946 елны, сугыш башланганчы 1939 еллар белән чагыштырсак эшкәртелгән җирләр 30 процентка, мөгезле эре терлек саны 20 процентка кимегән була. Сугыш елларында белемле, кешелекле, булдыклы җитәкчеләр саны аз булуы да авыл хуҗалыгына зур зыян сала. Сугыш чорында ир заты дип куелган колхоз рәисләре арасында, хатын-кызлар артыннан чабучылары да, «яшел елан»ны үз иткәннәре дә берәүгә дә сер түгел. Колхоз дилбегәсен авылны, җирне яратучы кешеләр кулына тапшырганчы, бу шулай дәвам итә.
Татарстаннан сугышка 700000 кеше алынса, аның яртысы сугыш кырларында ятып кала. Сугыш афәтләре ни сәбәпледер, татарларга күбрәк кагыла. 1939 һәм 1959 нчы елларда халык санын алу мәгълүматлары буенча, татарлар шактый кими, 48,8 проценттан 47,3кә төшә, руслар 42,9дан 43,9 процентка үсә. Совет власте елларында шәһәрләрдә эре заводлар төзелү сәбәпле авыллардан халык шәһәргә агыла. 1939 елда шәһәрдә 21,1 процент кеше яшәсә, 1967 елда 49 процентка җитә. 50 нче еллар ахырында республикада 60 милләт вәкиле яши.
Авыл хуҗалыгын торгызу акрын барса да, шәһәрләр һәм сәнәгать предприятиеләре тизрәк торгызыла. 1959 елда Казанда органик синтез заводы төзелә башлый, ул республикада иң эре химия предприятиеләренең берсе була. 1961 елда Түбән Камада нефть химиясе комбинатына нигез салына, һәм тиз арада ул илнең иң эре нефть химиясе сәнәгате предприятиесенә әйләнә. 1969 елда Кама автомобиль заводы (КамАЗ) төзелә башлый. 1976 елның февралендә конвейрдан беренче КамАЗ автомобиле чыга. Эвакуацияләнгән предприятиеләрнең күбесе Казанда, яки башка шәһәрләрдә калуы да республиканың икътисадын ныгытуга өлеш куя.
Энергетика үсешендә дә республика зур адым ясый. 1960-70 нче елларда Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГРЭСы эшли башлый. 1961 елда колхоз һәм совхозларның 58 проценты электрлаша.
Татарстанның бүгенге көндә төп байлыгы булган нефть чыгару 1943 елда ук башланса да, сугыш елларында тукталып кала. Һәм менә 50 нче елларда ул нефть чыгару эшенә төп игътибар бирелә һәм тиз арада бу өлкә дә алдынгылар рәтенә керә.
Барлы-юклы 20-30 ел эчендә халыкның фидакарь хезмәте, ватанпәрвәрлеге нәтиҗәсендә Советлар Союзы тагын куәтле державага әйләнә, Татарстан республикасы да дөнья базарына чыга.
Илһамия ГАФФАРОВА.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: