Туган як

Тарих битләрен актарганда

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2020 елда Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез.

Татарстан минем республикам,
Россиянең матур җирендә.
Ленин аңа үзе исем кушкан
Бәхет теләп гомер-гомергә, – 
дип шигырь сөйли идек мәктәптә зур горурлык белән. Ә безнең мәктәп еллары Советлар Союзының гөрләп чәчәк аткан вакытына туры килде. Тугандаш һәм автономияле республикаларны, аларның төзелү тарихы белән азмы-күпме таныш идек.
Тарих битләренә күз салсак, узган гасырның 17-20 еллары шактый чуалчык була: Россияне тез чүктергән, бөлгенлеккә төшергән Беренче Бөтендөнья сугышы, аклар һәм кызыллар арасында Гражданнар сугышы. Ата – улны, ана – кызны белмәгән заман. Шушындый болганчык елларда, иркенлектән чыкканнан файдаланып, милли республикалар төзергә омтылыш кабына.
Россиянең күп санлы халыкларыннан берсе булган татарлар да милли республика төзү идеясе белән яна. Баштарак, 1918 елда, татар һәм башкорт халкы өчен уртак республика төзергә телиләр. Тик татарлар уртак бер фикергә килгәнче, башкортлар 1919 елда үз республикаларын төзеп тә куялар.
1920 елның май аена Татарстан автономияле республикасы төзү проекты да тулысынча әзерләнеп бетә. Дүртенче майда Владимир Ленин рәислегендә үткән коммунистлар (большевиклар) партиясе Үзәк комитеты Политбюросы утырышында карала. Ә 7 майда В. Ленин яңа республика төзү хакындагы Декретка кул куя. Шушы елның 25 июнендә Татарстан республикасында власть тантаналы рәвештә Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Вакытлы революцион комитетына тапшырыла. Яңадан төзелгән республиканың беренче җитәкчесе итеп РКП(б) ҮК бюросы әгъзасы Сәхибгәрәй Сәетгалиевне сайлыйлар. Төзелгән чорда аның составында 10 кантон кертелә. Әкренләп аларны районнар итеп үзгәртә башлыйлар һәм 1930 елда районнар оешып бетә. 1937 елның 25 июнендә Советларның XI съезды Республика Конституциясен раслый һәм җөмһүрият атамасы «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы» (ТАССР) дип үзгәртелә.
Әле моның белән генә бетми. Республика булгач, аның баш шәһәре дә булырга тиеш бит инде. Бу очракта Мирсәет Солтангалиев һәм кайбер революционерлар Казан шәһәренең борынгыдан татар халкының сәяси һәм мәдәни үзәге булуын исбат итәләр. В. Ленин аларның сүзенә колак сала һәм Казан республиканың баш шәһәре була. Моны ишетүгә Казан халкы урамга тантана итәргә чыга. Сүз уңаеннан бер кызганыч фактны да искә алып китми булмый, халыкларга күбрәк икътисади һәм мәдәни ирек бирү өчен көрәшкән Мирсәет Солтангалиев 1923 елда «дөнья империализмы вәкиле» дигән ярлык белән эштән куыла, партиядән чыгарыла һәм төрмәдә үтерелә.
Республика хөкүмәтенең беренче җитәкчесе булган Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең тормыш юлы шактый сикәлтәле. Ул республика башлыгы булып 1921 елга кадәр генә эшли һәм аннан соң хөкүмәт составыннан китә. Китапларда сәбәбе 1921 елгы ачлык диелә. Тик бу рәсми документ түгел. Тарихи һәм әдәби китаплардан укып, бу ачлыкның ни дәрәҗәдә куркыныч булганын үзегез дә беләсез. Укымаган булсагыз, Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр»ен алып укыгыз әле, чәчләрегез үрә торыр.
Яңа төзелгән Совет дәүләте өчен азык-төлек проблемасы беренче урынга килеп баса. Һәр республика мөмкинлеге бармы-юкмы күпмедер күләмдә ашлык җыеп тапшырырга тиеш була. Татарстан өчен бу сан – 10,5 миллион пот. Апрель аеннан ук кыздырган кояшта нинди икмәк үссен?.. Продразверстканы үтәү турында С.Сәетгалиев халыкка өндәмә кабул итә. Һәм халыкны чын мәгънәсендә талау башлана. Тарихчыларның кайберләре аны «татарның соңгы телемен талап алган кеше» дип атыйлар. 1921 елның июнендә инде С.Сәетгалиевне Кырымга күчерәләр. Ул 1924 елга кадәр Кырым республикасы хөкүмәте җитәкчесе була. Аннан репрессияләнгән һәм атып үтерелгән. Үлгәннән соң акланган.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге дә юк, диләр. Яхшымы начармы, без тарихыбызны азмы-күпме дәрәҗәдә белергә тиеш. Һәм менә республиканың 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, тарихтагы ак таплар да ачыкланыр дип ышаныйк.
Ә Татарстаныбыз белән без горурлана алабыз. Ул Россиянең иң матур һәм иң уңайлы җирендә урнашкан. Мәйданы буенча кайбер Европа илләреннән дә зур. Татарстанда дүрт ел фасылының да бар матурлыгын күрә алабыз. Татарстанда гына бер гасырлык имәннәр, төрледән-төрле җиләк-җимеш, балыклы елга-күлләре, файдалы казылмалар – табигатьнең чиксез байлыгы.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: