Туган як

Сугыштан соңгы еллар

1945-1955 елларда ил халкы алдында СССРны куәтле держава дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куела. 1950 еллар ахырында инде тулаем җимерелгән шәһәрләр һәм авыллар аякка бастырыла.

Тарихта үзенең эзен калдырган социализм чорының яхшы һәм начар якларына күз салып тормый гына, СССР дигән илнең кыска вакыт эчендә шактый күтәрелеш кичергәненә күзәтү ясап китик әле. Быел 100 еллыгын бәйрәм итүче республикабыз да шул СССРның аерылгысыз өлеше бит.

Республиканың сәнәгать үсешенә күз салсак, сүзне Татарстанның төп байлыгы булган «кара алтын»нан башлыйк. 1950 елларның икенче яртысында республикада нефть чыгару 21 мәртәбә арта. 1970 елда инде нефть чыгару 100 миллион тоннага җитә. Дөньядагы иң эре «Дружба» нефть үткәргече 1960 елда салына.

Шулай ук машина төзелеше һәм металл эшкәртү заводлары аякка баса, кул көчен механикалаштыру буенча күп эшләр башкарыла. Механикалаштыруның нәтиҗәсе булып, хезмәт җитештерүчәнлеге 51 процентка күтәрелә. Казан мех комбинаты эшләнмәләре, Чистай сәгатьләре 1958 елда Брюссель шәһәрендә Халыкара күргәзмәгә куела. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатенә дә аерым игътибар ителә. Буа, Норлат шикәр заводларына, Казан, Алабуга ит комбинатларына, Казан, Буа, Зәй, Алабуга, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Чистай сөт комбинатларына нигез салына. Табыш алыр өчен ул өлкәгә башта акча кертергә кирәклеген аңлаган хөкүмәт авыл хуҗалыгына шактый капитал сала.

Сугыштан соңгы елларда республика башкаласы Казанда зур үзгәрешләр кичерә. 1956 елда Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры эшли башлый, «Победа», «Звезда», «Мир» кинотеатрлары төзелә.

Бу уңышлар барысы да халыкның үзен-үзе аямый, тырыш хезмәте һәм бердәмлеге нәтиҗәсе. Илнең экономик куәтен үстерү өстендә генә түгел, халык тормышын яхшырту өчен дә күпмедер дәрәҗәдә карарлар кабул ителә. 1947-1954 елларда төп азык-төлек һәм промышленность товарларына бәяне төшерәләр. 1959-1965 елларда 4 миллион квадрат метр торак сафка баса, 80 мең квартирга газ кертелә, 270 километр суүткәргеч сузыла. Халык теленә кереп калган «хрущевка» квартирларының игелеген әле дә күрә ил халкы.

1950-60 елларда сәнәгать өлкәсендә генә түгел, мәдәният, белем бирү өлкәләре дә күтәрелеш кичерә. Нәкъ менә шул елларда Татарстанда бик күп техник һөнәр йортлары, техникумнар, югары уку йортлары, мәктәпләр ачыла. Өлкән буын хәтерлидер, мәҗбүри сигезьеллык уку да 1958 елда кертелә бит.

Махсус урта һәм югары уку йортларында уку-укыту рус телендә генә барганлыктан, татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларга имтихан бирү авыр була. Шуңа күрә күп кенә татарлар, балаларын югары уку йортына керә алсын өчен рус мәктәбенә бирергә тырыша. Рәсми саннарга күз салсак, 1958 елда республикада татарларның 70 проценты ана телендә белем алса, башкалада бу сан 16,8 процент була.

Ә инде халык азмы-күпме рәхәт тормышта яшәп калган 70-80 еллар хакында сүз алга таба булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: