Туган як

Ничек яшәдең, авыл?

Һәр яңалык, яхшымы ул, яманмы – халык тарафыннан бик сак кабул ителә. Революция ясалып, патша хөкүмәте урынына яңа власть оешкач, күпләр аптырап кала. Байлар үзләренең байлыкларын югалтудан курыксалар, югалтыр бер әйбере дә булмаган ярлы халыкны алда торган билгесезлек борчый. Совет власте урнашып, ТАССР оешуының беренче елында ук коточкыч фаҗига – 1920-1921 елларда ачлык башлана.

Ачлык фаҗигасе икътисадый яктан үсеше бик зур булмаган татар халкына зур зыян сала. 1920 һәм 1926 еллардагы халык санын алу чорында республикада татарлар 55 проценттан 51,8 гә кадәр кими. Шул ук вакытта, руслар 36,7 проценттан 39,5кә кадәр арта. Башка милләтләр саны да 8,3 проценттан 8,7ка арта. Бер яктан моны аңларга була, чөнки татар авыллары бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнми. Үзегез дә беләсез, татар авылларында бакча тулы бәрәңге үскән. Икенче сәбәп, татар авылларының зур юллардан, пристаньнары булган елгалардан, эре шәһәрләрдән ераккарак урнашкан булуы.

Ә хәзер ТАССР чорында авыл хуҗалыгы торышына бераз күзәтү ясап алыйк. Республика элекэлектән авыл хуҗалыгы өстенлек иткән төбәк булып тора. ТАССР оешканда республика халкының 89 проценты авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, автономия тулай продукциянең барлык күләменең 57 процентын авыл хуҗалыгыннан ала.

1929 елның көзенә караган мәгълүматларга күз салсак, Татарстан колхозлар оешу буенча арттагы урыннарда була. Ә ВКП(б) ҮК Политбюросы 1930 елның 5 гыйнварында кабул иткән «Коллективлашу темплары һәм колхоз төзелешенә дәүләт ярдәме чаралары турында»гы карары буенча Урта Идел буенда күмәкләшү сроклары бик кыскартыла – 1930 елның көзе, соңгы срок 1931 елның язы була.

Колхозлар оештыруның мәҗбүри булуы, «кулак» дип читкә сөрүләр урта хәлле хуҗалыкларның мәнфәгатьләренә шактый зарар китерә, моңа авыл хуҗалыгы планнарын үтәү һәм арттырып үтәү өчен, чиксез авыр хезмәте дә өстәлә. Авыл халкын күпләп эшкә тарту максатыннан, авылларда да балалар яслеләре һәм мәйданчыклар оеша.

Ил һәм республика буенча югары җитәкчеләр зур җиңүләр хакында белдерсәләр дә, чынлыкта әле кичә генә аерым хуҗалык булып, үзе өчен генә хезмәт куйган авыл халкының хәле бик авырлардан була. Татарстанда гына түгел, колхозлаштыруны тизләтелгән темпларда алып бару авыл халкын тагын фәкыйрьлеккә төшерә. Авыл халкының азмыкүпме рәхәт тормышка чыксын өчен әле зур юллар үтәсе, сугыш михнәтләрен кичерәсе һәм сугыштан соңгы елларда җимерекләрдән арынасы, илне торгызасы бар...

Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: