Туган як

Җыештыру гына түгел, чисталыкны сакларга да кирәк

Җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин шәһәрне май бәйрәмнәренә кадәр чистартырга кирәклеге турында әйтте. «Түбән Камада чүплекләр булырга тиеш түгел!» – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды ул.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Түбән Камада рөхсәтсез булдырылган чүплекләрне барлау һәм бетерү буенча кызу эш бара. Ел башына законсыз хасил булган 64 чүплек табылса, хәзер – 47 калган. Әле бу да шактый зур сан. Ә сәнәгать предприятиеләренә якын агачлыкка керсәң, шаккатып чыгасың. Шәһәр җитәкчелегенең аларга да кисәтүләр язуы сөенечле хәл. Димәк, табышын кайдадыр бүлешеп, безгә сасысы һәм пычрагы гына калган оешмаларга да чират җитәчәк.

Күрше подъездда таякка таянган бер әби ел саен тәрәзә каршындагы җирне казый, чәчәк утырта, карап-тәрбияләп үстерә. «Нәрсәгә ул сиңа? Аны бит дворник эшләргә тиеш», – дигәч, «Миңа тәрәзә каршымда матурлык кирәк», – дип җавап кайтарды. Сиксәнен тутырган Сәлимә әбигә бу аңлашыла, ә төп керү урынын җыештырып, арткы ягында чүплек калдырган кайбер җитәкчеләргә юк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының Кама аръягы җирле бүлеге башлыгы Алексей Лобанов әйтүенчә, санитар-экологик икеайлык кысаларында Түбән Камада рөхсәтсез булдырылган чүплекләрне бетерү буенча колачлы эш алып барыла.

Түбән Кама муниципаль районының баш экологы сүзләренә караганда, барлык хокук бозуларның зур өлеше муниципаль җирләргә туры килә икән. Алар безнең дә күз алдында. Әйтик кайчандыр Пушкин паркы булачак кыргый агачлык гомергә тәртип күргәне юк. «Гаилә паркы» артындагы буш җирләр ташландык даланы хәтерләтә. Бу шәһәргә килгәнемә 30 елга якын, ул басудагы үләннәрнең әле беркайчан да чабылганын, тәртипкә китерелгәнен күрергә насыйп булмады. Кайсыдыр елны янгын чыгып, түшәк кебек түшәлгән алдагы елдан калган коры үләнне ялкын «ялмап йоткач», матур яшел үлән чыккан иде дә... Менә тагын узган еллардан калган корыган үлән, тәртипсез рәвештә тишелеп чыккан агачлар баса башлады.

Миңа калса, артык күп көч түгү дә кирәкми: җәйге көннәрдә бер-ике мәртәбә печән чабучы трактор йөреп үтсә, кыргый үләннәр дә, агачлар да үсмиячәк. Матур, тигез үлән үссә, шәһәрдәшләргә чыгып ял итәргә бер матур урын булыр иде. Ниндидер, скамейкалар, кече архитектура формалары булмаса да ярый. Теләгән кешегә янәшәсендә генә «Гаилә» паркы бар. Ә бу рәхәтләнеп яланаяк үләндә йөрерлек, чирәменә ятып, ял итәрлек урын булыр иде.

«Урман» урамының исеме бик матур булса да, кышкы кар белән чыккан чүпләр урамны бер дә бизәми шул. Кайчандыр халык арасында бик популяр булган шәһәр яны чишмәләренең хәзер кайсы каралган, төзек хәлдә?.. Кечкенә генә «Җәлил» бистәсе тирә-юнендәге барлык чишмәләр нефтьчеләр тарафыннан карап, тәрбияләнеп тора. Ә зурлыгы буенча Татарстанда өченче урында торган, иң эре сәнәгать предприятиеләре булган шәһәрнең чишәмәләре нигә ташландык?.. Кыскасы, сораулар күп.

Дөрес, соңгы вакытта җитәкчелек шәһәрдә чисталык, тәртип булдыруга җиң сызганып кереште. Хәзер түбәнкамалылар да бу матур башлангычка кушылсыннар иде. Балконнан урамга тәмәке төпчеге атулар, буш шешәләрне, пакетларын теләсә кайда бәреп калдыручылар кимесә, шәһәрдә чисталык урнашыр. Җыештырып торган җир чиста түгел, ә пөхтәлекне саклаган җир чиста була.

Яраткан шәһәребез чиста, төзек булса үзебезгә дә рәхәт бит, килешәсезме?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: