Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Каманың «Гаилә» паркында 800 эрбет агачы утыртылды

Утырту материалын сайлау — төбәкнең климат шартлары һәм парник газларын йоту потенциалы белән бәйле.

Түбән Камада эрбет агачлары утырту буенча акция узды, анда 200гә якын кеше катнашты. Акциядә Түбән Кама мэры Рамил Муллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, СИБУР хезмәткәрләре, «Түбән Кама Нефтехим» Иҗтимагый советы әгъзалары, «Лесные братья» мәктәп урманчылыгы укучылары, инклюзив берләшмә вәкилләре, шулай ук түбәнкамалылар катнашты. «Гаилә» паркында барлыгы 800 эрбет агачы утыртылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Узган ел СИБУР компаниясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Түбән Кама районында имән һәм нарат урманнары барлыкка килде. Тиздән Түбән Кама үзәгендә иске агачлар киселгән урында эрбет урманы барлыкка киләчәк. Бу урын безнең паркның зур бизәге һәм шәһәр халкы һәм кунаклар өчен матур ял итү урыны булыр, дип ышанам», — диде Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

Утырту материалын сайлау — төбәкнең климат шартлары һәм парник газларын йоту потенциалы белән бәйле. Ылыслы агачлар арасында эрбет углекислый газ чыгаруны үзләштерү интенсивлыгы буенча карагай, чыршы һәм пихтадан калышмый, кошлар һәм хайваннар өчен тормыш чыганагы булып тора, шулай ук башка агачлардан яхшырак һаваны чистарта. Бу — шәһәр мохите өчен аеруча мөһим.

Волонтерларга кедрларны дөрес утырту хакында Россиянең иң зур эрбет питомникларының җитәкчесе Илья Григорьев сөйләде. Ул Инструктаж барышында катнашучыларның игътибарын агачның үсешенә һәм үсентеләрнең ныклыгына йогынты ясый торган утырту нюансларына юнәлтте. Белгеч сүзләренчә, эрбет агачының беренче уңышы 15-20 елдан соң булачак. Утыртылган яшь агачларны карау чаралары «Гаилә» паркы администрациясе контроле астында үткәреләчәк.

«Без каен, миләш, каштан һәм тирәк агачлары утырттык инде. Яраткан паркыбызда эрбет утыртылачагын белгәч, шунда ук язылдык. 15 елдан соң, бу кырда эрбет чикләвеге үсәчәген белү кызык. Минемчә, безнең укучылар аларны үз балалары белән җыярга килерләр һәм бу көн турында җылылык белән искә алырлар», — диде 21 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, «Лесные братья» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Гөлназ Дәүләтбаева.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев