Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Камада Митягин чишмәсе төзекләндерелде

Чишмәне реконструкцияләү проекты «Татнефть» Хәйрия фонды грантында җиңү яулаган иде.

Түбән Камада Урман урамында урнашкан «Митягин ключ» чишмәсен төзекләндерүнең беренче чираты тәмамланды, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районының матбугат хезмәте шәһәрнең баш архитекторы Равил Сафиуллинга сылтама белән.

Чишмә төзекләндерелде, үзән чистартылды. Шулай ук чүп-чарны да җыештырдылар, эскәмияләр куйдылар һәм мәйданчык ясадылар. Иске кирпеч диварны да бизәргә онытмадылар.

«Декоратив габион дизайны — урын өчен оптималь чишелеш. Ремонт таләп иткән кызыл кирпеч дивар бар. Мөмкин булган вариантлар: штукатурлау, агач яки металл металл белән каплау, бетонлау. Габионның башка вариантлар белән чагыштырганда кимчелеге аз», — диде Равил Сафиуллин. 

Исегезгә төшерәбез, Түбән Каманың «Митягин ключ» чишмәсен реконструкцияләү проекты «Татнефть» Хәйрия фонды грантында җиңү яулады.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X