Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Түбән Кама районында ут белән саксыз эш итү аркасында басулар янган

Түбән Кама районында кабат коры үлән, чүп-чар һәм камыш янган. Сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

3 май көнне Субай урамындагы йортлар артында үлән янган. Аның гомуми мәйданы 200 кв. м. тәшкил иткән.

Шул ук көнне төнлә «Энергетик» бакчачылык ширкәте янында 30 кв. м. мәйданда чүп-чар янган.

Төзүчеләр бистәсе янында Чистай урамында да мондый хәл булган, нәтиҗәдә, 5 кв. м. мәйданга зыян килгән.

Түбән Кама районының Каенлы авылындагы Зәй елгасы ягында hәм Кама Аланы бистәсендә камыш янган. Аларның гомуми мәйданы 100 кв. м. тәшкил иткән.

4 майда төнлә Сухрау авылында, ә 7 май көне Байданкино авылы кырыенда 100 кв. м. камыш янган.

Шундый ук хәл 8 майда, Елшанка елгасы янында булган. Янгынның гомуми мәйданы 300 кв. м тәшкил иткән.

9 майның кичендә Түбән Кама районының Туба авылы янында коры камыш янган. Нәтиҗәдә, 500 кв. м. мәйданга зыян килгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев