Туган як

Түбән Кама районында санкцияләнмәгән чүплек табылган

Түбән Кама районының Ташлык авылы янында зур санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән.

Бу хакта 24 нче НТР телекомпаниясенә җирле халык хәбәр итә.

26 май көнне бу урынны алар видео һәм фотога төшергән. Авыл халкы сөйләвенчә, элек бу урында ферма булган, әмма хәзер монда ташлар, көнкүреш әйберләре һәм башка чүп-чар гына бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: