Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Табигатьне кайгыртып

Машиналар җилдерә, һава пычрана...

Хәзерге вакытта, химия заводлары гына түгел, автомобильләр дә әйләнә-тирәне агулауга зур өлеш кертүчеләр булып исәпләнә.

Моны укыган һәрбер автомобиль хуҗасы (шул исәптән үзем дә) аклану ягын карар, әлбәттә: дөньяны тутырган "корыч айгыр«лар санына минем машина өстәлгәннән генә нәрсә булсын?! Чыннан да, дөнья машина белән тулды. Урамга күз салыгыз. Мәсәлән, минем хәзерге вакытта утырган урынымнан тәрәзәгә күз салсам, анда «стоянка», берничә сәүдә үзәге каршысы, якын-тирәдә миңа күренүче йорт ишегаллары, шәһәрнең төп юлы тәүлек әйләнәсе машина белән шыгрым тулы. Монда инде күп дип әйтү генә дә аз. Бик күп! Искиткеч күп! 

Бу хәл әле минем күз күреме җирдә генә булса, аптырарлык та түгел. Тик республикадагы, илдәге, җир йөзендәге кайсы гына шәһәрне алмыйк, аның кайсы ноктасыннан гына күзәтмик, шул ук хәлне күрергә була. Әйтик, Казан, я Мәскәү шәһәрләренең фәләненче урамындагы фәлән санлы йортта яшәүче дә, тәрәзәсенә күз салса, нәкъ шундый ук хәлне күрер иде. Зур шәһәрләрдә, мегополисларда хәл тагын да аянычрак әле. 

Атмосфераны пычратуга керткән өлешләрнең 40 проценты нәкъ менә урамнарда берсенберсе уза-уза тимер ташкын булып агылучы машиналарга туры килә икән. Уртача егәрлектәге бер гадәти автомобиль елга 135 килограмм тирәсе углерод оксиды, 25 килограмм азот оксиды, 20 килограмм углеводород, 7дән 10 килограммга кадәр бензиперин, 4 килограмм күкертнең икеләтә оксиды 1,2 килограмм каты кисәкчекләр чыгара, диләр экологлар. Инде аның «вак-төяге» исәпкә дә кермәгәндер... 

Хәзерге вакытта җир йөзендә 500 миллионнан артык машина бар. Бер автомобильнең уртача күрсәткечләреннән чыгып нәтиҗә ясасак, гомуми җир атмосферасына барлык әнә шул машиналар бүлеп чыгарган зарарлы газларның күләмен күзаллау өчен зур белем кирәк тә түгел. Бүгенге көндә автомобльләр бүлеп чыгарган миллионнарча тонна зарарлы газлар иң зур проблема булып исәпләнә. Зур шәһәрләрдә аларның төтененнән томан хасил була хәтта. Анысын эчке янулы двигательләрдән чыккан янган газлар белән һавадагы углеводородлар кушылудан барлыкка килә икән, диләр. 

Автомобиль җитештерүчеләр хәзерге вакытта ягулыкны экономияле тота торган двигательләр ясарга тырыша, билгеле. Ләкин дөньядагы барлык машиналар санына ел саен заводлардан чыга торган 25 миллион тирәсе өр-яңа автомобиль өстәлгәнен дә уйласак, проблеманы моның белән генә хәл итеп булырмы?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев