Кама Аланы бистәсендә 2 мең кв. метр мәйданда шиналар чүплеге тапканнар
Экология министрлыгы хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү чыгарды.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 1,8 мең кв. метр мәйданда иске автомобиль покрышкалары чүплеген тапканнар. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чүплек урнашкан участок «Хим Интех» җәмгыятенеке. Компания адресына Экология министрлыгы хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү чыгарды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев