Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үзе сайлаган юл

"Тормыш - көрәш ул". Карл Марксның бу мәгълүм сүзләре шәһәрдәшебез Зөфәр Әхмәтшинга да туры килә. Марксизм-ленинизм классигы эшчеләр азатлыгы өчен көрәшне күздә тоткан булса, Зөфәр очрагында исә сүз спорт көрәше турында бара. Зөфәр Муллахмәт улы Түбән Камада күпләргә татарча һәм ирекле көрәш остасы, тренер һәм ярышлар хөкемдары буларак яхшы таныш....

"Тормыш - көрәш ул". Карл Марксның бу мәгълүм сүзләре шәһәрдәшебез Зөфәр Әхмәтшинга да туры килә. Марксизм-ленинизм классигы эшчеләр азатлыгы өчен көрәшне күздә тоткан булса, Зөфәр очрагында исә сүз спорт көрәше турында бара.

Зөфәр Муллахмәт улы Түбән Камада күпләргә татарча һәм ирекле көрәш остасы, тренер һәм ярышлар хөкемдары буларак яхшы таныш. Заманында ул әле самбо, грек-рим һәм казахча көрәш, шулай ук, бокс һәм спортның кайбер башка төрләре белән дә шөгыльләнеп, ярыйсы гына уңышларга ирешкән.

Башкасы аңлашыла, ә менә казахча көрәш каян килгән, дип кызыксынсагыз, Зөфәр Казахстанда туып-үскән (татар кайда гына юк инде ул). Аның әтисе - Түбән Кама янындагы Иштирәк авылы кешесе, яшь чагында Казахстанга китеп, тимер юлда эшләгән. Бәлки, улы да, мәктәптән соң тимер юл техникумында укып, әтисе юлыннан киткән булыр иде. Әмма Зөфәрнең кечкенәдән спортка мәхәббәте көчлерәк булып чыга.

Спорт белән кызыксынучыларга мәгълүмдер, электән үк Казахстанда спортның иң популяр төрләреннән берсе бокс булып, СССРның танылган боксчылары арасында казахлар күп иде. Зөфәр дә, бергә уйнап үскән казах малайларына ияреп, спорттагы юлын бокстан башлый. Тиздән андагы халыкның яраткан милли бәйгесе - казахча көрәш белән кызыксынып китеп, ярышларда тәҗрибәле казах егетләрен дә җиңә. Ә инде халыкара төр булган ирекле көрәшне дә үзләштереп, республика һәм хәтта СССР күләмендә җиңүләр яулагач, сәләтле егеткә спорт җитәкчеләре игътибар итә. Нәтиҗәдә, Зөфәр үзенең хезмәт юлын ирекле көрәш буенча тренер булып башлый. Дөрес, ул чагында әле моның гомерлек һөнәр буласын белми...

Чын ир-егетләрнең һәркайсы кебек, Зөфәр Ватан алдындагы хәрби бурычын да үти. Эчке гаскәрләрдә хезмәт этләре инструкторы була ул. Шундый сирәк белгечлек буенча хезмәт итүе очраклы гына түгел, әлбәттә. Призывник Әхмәтшин белән сөйләшкәндә, аның этләр яратуын ишеткәч, комиссиядәгеләр егетне махсус хәрби мәктәпкә җибәрәләр. Үзенең хәрби частьтагы Руслан кушаматлы овчаркасы белән ничек танышуын, бергә хезмәт итүләрен һәм аерылуларын бүген дә ниндидер бер эчке моңсулык белән искә төшерә Зөфәр:

- Иртән янына баргач, мине шатланып каршы ала, кочаклый, битемне ялый... "Дембель"гә

кайтыр вакыт җиткәч, аның белән саубуллашу бик авыр булды. Русланны үзем белән алып китмәкче булган идем, командование рөхсәт бирмәде...

Хәрби хезмәттә дә спорттан аерылмаган, самбо белән шөгыльләнгән кече сержант Әхмәтшин "гражданка"га, Казахстанга әйләнеп кайткач, тренер булып эшләвен дәвам итә. Әмма күңелендә мәктәп елларыннан бирле яшәгән хыял - Татарстанга китү теләге тынгы бирми. Әтисенең туган авылы белән янәшәдә генә калкып чыккан Түбән Кама шәһәрен инде барып күргән һәм ошаткан була. Ниһаять, 1986 елда Түбән Камага килеп урнаша һәм 10нчы мәктәптә физкультура укыта башлый. Шул ук вакытта, күрше Чаллы шәһәрендәге физкультура институтында читтән торып укый.

Тик, ни генә булса да, малай чагыннан көрәшкә гашыйк Зөфәр Түбән Камада да спорттан башка яши алмый. "Нефтехимик" спорт клубында ирекле көрәш буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли башлагач, ул шунда тренер булып күчә. Ә анда бергә эшләгән Равил Булатов үзенең спорт мәктәбен ачкач, дусты Зөфәрне дә үз янына чакыра... Шуннан бирле тренер Әхмәтшин җитәкчелегендә ирекле көрәш серләрен үзләштергән яшьләр арасыннан Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңүләр яулаганнарын гына санап чыгу өчен дә күп урын кирәк булыр иде. Спорт белән кызыксынучыларга аларның исемнәре билгеле.

Зөфәр 50 яшенә кадәр үзе дә көрәш келәмендә көч сынашты. Башкасын санап тормыйча, бер генә мисал китерсәк тә җитәдер. Үзебезнең Түбән Кама шәһәр-район Сабантуйларында Зөфәр Әхмәтшин татарча көрәш буенча 60 килограммга кадәрге үлчәүдә (аның гәүдә авырлыгы, урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле, гомер буе үзгәрешсез саклана) сигез ел көрәшкә чыгып, шуның алтысында батыр калды, калган икесендә исә икенче һәм өченче призер булды. Ә үзе көрәшүдән туктагач, Сабантуйларда, шулай ук, татарча һәм ирекле көрәш буенча башка ярышларда хөкемдар вазифаларын җиренә җиткереп, бик пөхтә башкара. Күп кенә Сабантуйларда һәм төрле турнирларда Зөфәр дус белән бергә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: ул ярышның баш секретаре булганда, бәйге нәтиҗәләрен исәпләүдә һәрвакыт тәртип була.

Боларны укыгач, Зөфәр Әхмәтшинның тормышы спорттан гына тора икән дип уйламагыз. Ул - үрнәк гаилә башлыгы, яхшы ата һәм инде бер яшьлек оныгының яраткан бабасы да. Ял сәгатьләрендә кулына гитарасын алып, җырлап утырырга да ярата. Үзенең яратып башкара торган "Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре..." дигән "фирменный" җыры да бар. Әтисеннән калган гармунда уйнарга өйрәнү теләге һаман да сүрелмәгән - анысына да чират җитәр әле, гомере алда, иртәгә, 11 октябрьдә, алтмыш яшен генә тутыра...

Тыйнак, гадел, кешелекле дустыбыз турында бик күп язарга булыр иде. Бу юлы әйтелмәгәннәре киләсе юбилейларына калып торсын. Аңа тормышта үзе сайлаган юлдан әле тагын күп еллар атлап, яңадан-яңа көрәшчеләр тәрбияләргә язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев