Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөзүдә дә, бокста да...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада йөзү һәм бокс буенча зур ярышларда катнаштылар. Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үткәрелде, анда Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Марий-Эл, Башкортстан республикаларыннан, Самара, Пермь, Ульяновск һ.б. шәһәрләрдән җыелган иң оста йөзүчеләр ярышты. Безнең Гөлинә Камалиева (тренеры - Илдар Шәрәфетдинов) брасс...

Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада йөзү һәм бокс буенча зур ярышларда катнаштылар.

Пенза шәһәрендә йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үткәрелде, анда Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Марий-Эл, Башкортстан республикаларыннан, Самара, Пермь, Ульяновск һ.б. шәһәрләрдән җыелган иң оста йөзүчеләр ярышты. Безнең Гөлинә Камалиева (тренеры - Илдар Шәрәфетдинов) брасс стиле белән 100 метрлы арага йөзүдә - икенче, ә 200 метрлы дистанциядә өченче призлы урынны алды.

Яшь боксчылар үзебезнең Түбән Камада үткәрелгән Татарстан чемпионатында көч сынашты. Монысында үз авырлык үлчәүләрендә Шөкрәт Абдуллаҗанов - өченче, ә Влад Андрюхив һәм Игорь Агафонов икенче урыннарны алдылар. Аларның бу уңышларында тренерлары Роберт Виноградов, Радик Әгъләмов һәм Сергей Матвеевның да өлешләре зур.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев