Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Юбилейга багышланган матчлар

Иртәгә Түбән Кама Боз сараенда Яшьләр хоккей лигасы командалары арасында унынчы юбилей матчы узачак. Ә 13 гыйнварда хатын-кызлар хоккей лигасы командалары матчы булачак.

«Хоккей йолдызлары атналыгы» кысаларында, хәзерге вакытта Түбән Камадагы Боз сарае каршындагы мәйданда биш оста тырышлыгы белән боздан төрле сыннар ясалды. Биредә 2 метр биеклектәге капкачы сыны, аның тирә-ягына шайбалар ясалган. Һәм, әлбәттә, сыннар төрле төстәге утлар белән яктыртылган. Мондый боз фигуралар әлегә кадәр Яңа ел шәһәрчекләрен генә бизәсә, Боз сараенда үткәреләчәк әлеге юбилей чарасында  да аларны беренче мәртәбә бик урынлы файдаланырга булганнар.
Континенталь хоккей лигасы делегатларыннан тыш, Түбән Камага республиканың оештыру комитеты вәкилләре дә килә. «Без шоу ясарга телибез. Бу чын мәгънәсендә хоккей бәйрәме булачак. Һәм без аны югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышачакбыз», – дигән «Хоккей йолдызлары атналыгы»  локаль комитеты җитәкчесе Вадим Янгиров.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев