Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Спорт

Йөгерешчеләр көнендә

Узган якшәмбедә, Бөтенроссия йөгерешчеләр көне уңаеннан, республика күләмендә уздырылган «Татарстан кроссы - 2012» ярышында түбәнкамалылар да актив катнашты. Ярышны ачу тантанасы Халык иҗаты йорты янында үткәрелде. Судьялар кроссның тәртибен аңлаткач, йөгерешчеләр старт урынына юнәлделәр. Алар, яшь үзенчәлекләренә һәм мөмкинлекләренә карап, берничә төркемгә бүленгән иде. Иң беренче, физик мөмкинлекләре чикле булган...

Узган якшәмбедә, Бөтенроссия йөгерешчеләр көне уңаеннан, республика күләмендә уздырылган «Татарстан кроссы - 2012» ярышында түбәнкамалылар да актив катнашты.

Ярышны ачу тантанасы Халык иҗаты йорты янында үткәрелде. Судьялар кроссның тәртибен аңлаткач, йөгерешчеләр старт урынына юнәлделәр. Алар, яшь үзенчәлекләренә һәм мөмкинлекләренә карап, берничә төркемгә бүленгән иде. Иң беренче, физик мөмкинлекләре чикле булган инвалидлар ярышты. Алардан соң стартка төрле яшьтәге укучылар, студентлар, эшләүче яшьләр, спорт ветераннары басты. Ахырдан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Инде традициягә кергән бу кросс, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чарасы буларак әйбәт. Әмма шунысын да онытмаска кирәк: сәламәт булыйм дисәң, елына бер мәртәбә генә түгел, ел буе йөгерергә, гомумән, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев