Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Йөгереп уздык шәһәр урамын

Түбән Кама. Әгәр бу тамашаны биектән күзәтсәң, бу көнне Химиклар проспекты юлына борчак сипкәннәр дип уйларга мөмкин булыр иде. Йөгерүгә чыгучылар саны шул кадәр күп иде. Беренче булып финиш сызыгына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, чыкты. Алар артына 10 яшькә кадәрле балалар басты. Шуннан соң VIP-йөгерү дигән нәрсә булды. Аның...

Түбән Кама. Әгәр бу тамашаны биектән күзәтсәң, бу көнне Химиклар проспекты юлына борчак сипкәннәр дип уйларга мөмкин булыр иде. Йөгерүгә чыгучылар саны шул кадәр күп иде. Беренче булып финиш сызыгына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, чыкты. Алар артына 10 яшькә кадәрле балалар басты. Шуннан соң VIP-йөгерү дигән нәрсә булды. Аның озынлыгы, узган елдагыча, 2016 метр иде.
Спортчылар. Болары дистанцияне йөгереп яки кызу адымнар белән генә үтми, старт сызыгына баскач, янындагы көндәшен күзәтә: кем җиңәр, янәсе. 18 яшькә кадәрле кызлар арасында бу бәхет «Нефтехимик» спорт клубы вәкилләренә елмайды. Гомумән, бу учреждение спортчылар үз төркемнәрендә призлы урыннарга чыкты. Ә менә өлкәнрәк яшьтәге спортчылар арасында «көрәш» аеруча көчле булды.
Профессионаллардан соң теләге булган һәркем билгеләнгән араны йөгереп уза алды. Кросс җиңүчеләрне тәбрикләү белән тәмамланды. Аларның барысын да санап үтү мөмкин түгел, шуңа, ике фамилияне генә атыйк: иң яшь йөгерешче - өч яшьлек Артем Халин, ә иң өлкәне - Александр Сафиевка 82 яшь иде.
Кама Аланы. Спорт бәйрәмендә ике меңгә якын кеше катнашкан. Бу, нигездә, бистәнең төрле оешма-учреждение хезмәткэрләре: балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, студентлар, эшчеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр... Бу минутларда алар бар да бертигез дәрәҗәдә: йөгерешчеләр. Шуңа да чара күтәренке рухта, зур оешканлык белән үтте.
Ә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев