Туган як

Йөгерәбезме? Йөгерәбез!

16 сентябрьдә, Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, «Түбән Кама кроссы - 2017» узачак. Әлеге чара унберенче тапкыр уздырыла. Анда ел саен 10 меңнән артык кеше катнаша. Кросста сәламәтлеге турында белешмә алып килгән түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары катнаша ала. Белешмәләрне 11-15 сентябрьдә комиссия әгъзаларына (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 306нчы бүлмә) тапшырырга кирәк....

16 сентябрьдә, Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, «Түбән Кама кроссы - 2017» узачак. Әлеге чара унберенче тапкыр уздырыла. Анда ел саен 10 меңнән артык кеше катнаша.
Кросста сәламәтлеге турында белешмә алып килгән түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары катнаша ала. Белешмәләрне 11-15 сентябрьдә комиссия әгъзаларына (Актүбә урамы, 6нчы йорт, 306нчы бүлмә) тапшырырга кирәк.
Ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана.Старт урыны - Лемаев скверы тукталышы. Беренче булып 12.15 сәгатьтә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр йөгерәчәк, 12.20 сәгатьтә - 2008 елда яки аңа ка-дәр туган балалар (500 метр), 12.25 сәгатьтә - «Спортчы гаиләләр» (500 метр), 12.30 сәгатьтә - 2017 метрга, 12.40 сәгатьтә - 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар, аннан 18 яшьтән олырак ир-егетләр һәм хатын-кызлар; 12.50 сәгатьтә барлык теләүчеләр (2 километр), 13.30 сәгатьтә - җиңүчеләрне бүләкләү, кроссны ябу тантанасы. I-VI урынга ия булучылар медальләр, дипломнар һәм истәлекле кубоклар белән бүләкләнәчәк.
Чара узачак көнне Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы так санлы йортлар ягыннан Химиклар урамы буенча барып, Вахитов боҗрасы һәм Менделеев урамына җиткән юл 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ябылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: