Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь шахматчылар ярышты

Шушы көннәрдә 2нче татар гимназиясендә, 2013 елның октябрь аенда авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте. Гөлнара күп мәртәбә шәһәр чемпионы, 2 мәртәбә (2007-2008 елларда) хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионы, мастерлыкка кандидат иде. Турнир инде өченче ел рәттән Гөлнара укып чыккан гимназиядә үткәрелде. Быел турнирда 66 шахматчы катнашты. Аларның...

Шушы көннәрдә 2нче татар гимназиясендә, 2013 елның октябрь аенда авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.
Гөлнара күп мәртәбә шәһәр чемпионы, 2 мәртәбә (2007-2008 елларда) хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионы, мастерлыкка кандидат иде. Турнир инде өченче ел рәттән Гөлнара укып чыккан гимназиядә үткәрелде.
Быел турнирда 66 шахматчы катнашты. Аларның икесе - Бөгелмә шәһәреннән, берсе - Сарманнан, унысы - ветеран, алтысы - мәктәп яшенә кадәрге балалар. Калган 50 шахматчы мәктәп яшендәгеләр һәм аларның 20се 2нче татар гимназиясе укучылары.
Турнир Швецария системасы буенча 7 турда үтте. Шахматчылар 6 номинациядә бүләкләнделәр. Нәтиҗәдә, турнирның абсолют җиңүчесе - шахмат ветераны Игорь Кириллов («Батыр» шахмат мәктәбе тренеры); ветераннар арасында Габдулла Әхмәтгалиев - икенче, Нәкыйулла Гайнуллин - өченче урында.
Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Ирина Коровина (35нче лицей) - беренче, Алена Офицерова (15нче мәктәп) - икенче, Лариса Вахушева (НКНХ җәмгяте) өченче урында.
Яшүсмерләр арасында: Артур Сәлимуллин (24нче интернат-мәктәп) - беренче, Әмир Закиров (14нчы лицей) - икенче, Андрей Горин (10нчы мәктәп) өченче урында.
Малайлар арасында: Булат Ибраһимов (Бөгелмә шәһәре) - беренче, Самат Галәвиев (2нче татар гимназиясе) - икенче, Кәрим Мөхәммәтов (10нчы мәктәп) өченче урында.
Үсмер кызлар арасында: Виктория Петухова (9нчы мәктәп) - беренче, Аделина Пономарева (2нче татар гимназиясе) - икенче, Алсу Шәйдуллина (14нче лицей) өченче урында.
Яшь кызлар арасында: Анна Волкова (25нче мәктәп) - беренче, Карина Мөхәммәтова (10нчы мәктәп) - икенче, Камилла Юссинниеми (19нчы мәктәп) өченче урында.
Яшь шахматчыларның күпчелеге «Батыр» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр.Турнирның генераль спонсоры - Татарстан Республикасы шахмат федерациясе.
Камил ШӘЙХЕТДИНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X