Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яшь көрәшчеләрнең яңа җиңүләре

«Шинник» спорт комплексында тренерлары Илнар Гәрәев җитәкчелегендә татарча көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр күптән түгел Татарстанның ике районында үткәрелгән республикакүләм ярышларда көч сынаштылар. Гадәттәгечә, берсеннән дә буш кул белән кайтмадылар.

Безнекеләрнең Нурлатта, шул район балалар – үсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә катнашуын рекордлы, дип әйтергә мөмкин. «Шинник»тан анда унбер яшь көрәшче барып, шуларның унысы (!) үз авырлык үлчәүләрендә медальләргә лаек булды. Әмир Хафизов, Әлфис Шәйдуллин, Булат Галимов, Айзат Гыйниятуллин, Илмир Хәсәншин һәм Салават Гарифуллин җинү яуладылар. Эдуард Юнысов, Әлфис Замоголов һәм Рөстәм Миңнеханов – икенче призерлар, Эдуард Петухов өченче призлы урынны алды. 
Ә Биектауда, шул районда туып-үскән атаклы пәһлеваныбыз, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышлап, 2001-2003 елгы яшьләр арасында дүртенче республика турниры үткәрелде. Безнең спортчылар анда да сынатмады: 2нче гимназия укучысы Динар Әүхәдиев (90 кг) - үз авырлык үлчәвендә җиңүче, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы укучылары Вячеслав Михайлов (60 кг) һәм Булат Шәйхуллов (65 кг) – икенче һәм өченче призлы урыннарда.             
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X