Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Ярыш»тагы ярышта зур җиңү

Узган ял көннәрендә шәһәребезнең «Ярыш» спорт комплексында 1997-1999 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан уналты команда көч сынашкан бу бәйгедә Түбән Кама көрәшчеләре беренче урынны яулады. Безнең шәһәр командасы «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче егетләрдән тупланган иде. Гомуми уңышка иң зур өлеш...

Узган ял көннәрендә шәһәребезнең «Ярыш» спорт комплексында 1997-1999 елгы яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде.
Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан уналты команда көч сынашкан бу бәйгедә Түбән Кама көрәшчеләре беренче урынны яулады. Безнең шәһәр командасы «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче егетләрдән тупланган иде. Гомуми уңышка иң зур өлеш кертүчеләр - үз авырлык үлчәүләрендә җиңүгә ирешкән Вадим Демидов, Риназ Вәлиуллин, Шамил Хаҗипов, Ирек Мәхмүтов, икенче урынны алган Илшат Таһиров, өченче призерлар Зөлфәт Зиннуров, Рафаэль Кәлимуллин, Айназ Фәсхетдинов һәм Тимерхан Әмирханов. Аларның бу уңышында тренерлары Илнар Гәрәевнең дә лаеклы өлеше бар.
Нур ТУГАНОВ.
Фотоларда: мактау пьедесталының иң югары баскычында «Шинник» көрәшчесе Риназ Вәлиуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев