Туган як

Якташыбыз көрәш буенча республика ярышларында алтын медаль яулаган

Түбән Кама көрәшчесе көрәш буенча республика ярышларында беренче урынга лаек булган.

Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

РСФСР спорт мастеры, Мамадышның мактаулы гражданины Р.Я. Мөхәммәтшин истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика беренчелеге 27-28 май көннәрендә «Дружба» спорт комплексында узган.

Ярышларда 25 командадан 160 спортчы катнашкан. Урыннар команда зачетында да, шәхси зачетта да билгеләнгән. Түбән Кама көрәшчесе Илмир Хәсәншин шәхси зачетта 130 кг авырлык категориясендә беренче урынны алган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: