Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яхшы алмаш әзерләнә

Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш осталарын кечкенәдән җитди әзерлиләр. Узган якшәмбедә үткәрелгән ярыш моны тагын бер мәртәбә күрсәтте. Бу көнне биредә 2001-2002 елгы һәм 2003-2004 елгы балалар үз яшьтәшләре арасында спорт мәктәбе беренчелеге өчен көч сынаштылар. Көне буе барган кызыклы ярышта барлыгы йөздән артык яшь көрәшче катнашты....

Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш осталарын кечкенәдән җитди әзерлиләр. Узган якшәмбедә үткәрелгән ярыш моны тагын бер мәртәбә күрсәтте.

Бу көнне биредә 2001-2002 елгы һәм 2003-2004 елгы балалар үз яшьтәшләре арасында спорт мәктәбе беренчелеге өчен көч сынаштылар. Көне буе барган кызыклы ярышта барлыгы йөздән артык яшь көрәшче катнашты. Нәтиҗәдә, 7-8 яшьлек малайлар арасында үз үлчәүләрендә Хәсән Латыйпов (21 кг), Алмаз Гарданов (23 кг), Руслан Солтанов (26 кг), Разат Шәрифуллин (29 кг), Илмир Әгъзамов (32 кг), Азат Әхмәтов (35 кг), Риназ Саттаров (40 кг) һәм Никита Пызиков (40 килограммнан артык) беренче урыннарны алдылар. Ә 9-10 яшьлекләр арасында җиңүчеләр - Абдрахман Әүхәдиев (27 кг), Артур Седашев (30 кг), Булат Яковлев (33 кг), Камил Әхмәтҗанов (36 кг), Ярослав Елисеев (45 кг) һәм Алексей Козлов (45 килограммнан артык). Биредә әле малайлар гына түгел, кызлар да көрәште, алар арасында Сабина Баһаветдинова иң оста булып чыкты.

Җиңүчеләргә һәм икенче-өченче урыннарны алучыларга тантаналы рәвештә грамоталар һәм призлар тапшырылды. Яшь көрәшчеләрнең бу уңышлары - ярыш карап утырган әти-әниләре, шулай ук, тренерлары Илдар Булатов, Илсур Нәфыйгуллин, Инсаф Низамиев, Ранис Гыйниятуллин, Айдар Хөҗҗәтуллин, Олег Егоров, Рөстәм Гыйльфанов, Юрий Ильин өчен дә зур куаныч, әлбәттә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев