Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңгыр дип тормаганнар

«Дружба» стадионында Николай Лемаев истәлегенә XVI җиңел атлетика ярышлары узды. Шәһәр һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе үсешенең төп этаплары Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның химия һәм нефть эшкәртү промышленносте министры Николай Лемаев исеме белән бәйле. Әлеге ярыш яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, «Нефтехимик» спорт клубы белән берлектә,...

«Дружба» стадионында Николай Лемаев истәлегенә XVI җиңел атлетика ярышлары узды. Шәһәр һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе үсешенең төп этаплары Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның химия һәм нефть эшкәртү промышленносте министры Николай Лемаев исеме белән бәйле.
Әлеге ярыш яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, «Нефтехимик» спорт клубы белән берлектә, ел саен Николай Васильевичның туган көне алдыннан уздырыла. Яңгыр явуга карамастан, анда 70 кеше катнашкан: шулар арасында «Түбән Кама Нефтехим», ТЭЦ предприятиеләре, эчке эшләр идарәсе, Бигеш аэропорты, Зенит банкы һ.б. оешма вәкилләре булган. Күрше Яр Чаллыдан килеп көч сынашырга теләүчеләр дә табылган.
Ир-егетләр - сигез, хатын-кызлар җиде номинациядә 3-5 километр ераклыкка йөгергән. Иң өлкән катнашучы Түбән Камадагы бер кроссны калдырмаучы Анатолий Елагинга - 85 яшь. Иң яше - 9 яшьлек Артур Заһретдинов. Аларга бүләкләр, җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылган. Чаллыдан Искәндәр Һадиев һәм «Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Алина Заһирова абсолют чемпион исеменә ия булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев