Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ветераннар ярышты

Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә шахмат ветераннары арасында шәһәр беренчелегенә ярыш тәмамланды. Турнирда унике иң көчле шахматчы катнашты. Красный Ключ поселогы амбулаториясе табибы Наил Кашапов белән шәһәребезнең танылган тренеры Камил Шәйхетдинов 11 мөмкинлектән 10ар очко туплап тәмамладылар. Җиңүчене ачыклар өчен үткәрелгән өстәмә уенның икесендә дә Камил Шәйхетдинов җиңү яулады...

Бакый Урманче исемендәге 2нче татар гимназиясендә шахмат ветераннары арасында шәһәр беренчелегенә ярыш тәмамланды.

Турнирда унике иң көчле шахматчы катнашты. Красный Ключ поселогы амбулаториясе табибы Наил Кашапов белән шәһәребезнең танылган тренеры Камил Шәйхетдинов 11 мөмкинлектән 10ар очко туплап тәмамладылар. Җиңүчене ачыклар өчен үткәрелгән өстәмә уенның икесендә дә Камил Шәйхетдинов җиңү яулады һәм бишенче мәртәбә ветераннар арасында шәһәр чемпионы дигән исемгә лаек булды. Өченче призлы урында - Владимир Соколов. Ә менә шахмат осталары Фирдәвес Нуруллин белән Николай Уныченко бу юлы призлы урыннардан төшеп калдылар.

Сүз уңаеннан, турнирда катнашучыларның иң өлкәннәре - Владимир Усов (77 яшь) һәм Иван Олефиренко (76 яшь), ә иң яшьләре - Владимир Соколов белән Наил Кашәпов (икесенә дә 61әр яшь).

Шахмат ярышында катнашып, акыл көчләрен сынаучыларның барысы да үзләренә шундый мөмкинлек бирелгәне өчен, уен спонсорлары булган шәһәр пенсия фонды идарәсенә һәм пенсионерлар берлегенә рәхмәтле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев