Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Турнир таблицасында – икенче урында

26 августта футбол буенча Россия Олимп ПФЛ клубы командалары беренчелегенең VI туры матчында «Нефтехимик» «Челябинск» командасын 2:1 исәбе белән отты.

Беренче тупны Денис Макаров, көндәшләрен футбол кырында нык артта калдырып, бик җайлы гына үткәрде. Икенче тупның авторы – Даниил Гриднев. «Нефтехимик» капкасын Андрей Голубев саклады һәм хәлиткеч мизгелдә берничә мәртәбә команданы коткарып калды.
Матч бик кызыклы үтте. Бу көнне «Нефтехимик» стадионында җанатарлар өчен кыр кухнясы эшләде. Һәр теләгән кеше тәмле ботка һәм кайнар чәй белән бушлай сыйланды.  
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев