Түбәнкамалылар Оренбургта «Аҗаган 2.0» округ этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк
Татарстаннан Түбән Камадан «Форд» отряды (14-17 яшьлекләр категориясе) һәм Лаештан «Пиранья» командасы махсус категориядә чыгыш ясаячак.
Татарстаннан ике команда Оренбургта узачак «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының округ этабында катнашачак. 22 июльгә планлаштырылган сәфәр алдыннан катнашучылар 15-21 июльдә Казандагы «Патриот» республика үзәгендә интенсив әзерлек узачак.
Татарстаннан Түбән Камадан «Форд» отряды (14-17 яшьлекләр категориясе) һәм Лаештан «Пиранья» командасы махсус категориядә чыгыш ясаячак. Җыен барышында яшүсмерләр строй, тактик һәм ут әзерлеген үзләштерәчәкләр, медицина ярдәме күрсәтү, кыр шартларында исән калу нигезләрен өйрәнәчәкләр, шулай ук Россия тарихы буенча белемнәрен тирәнәйтәчәкләр. Программа төрле рольләр өчен махсус укытуны үз эченә ала: командирлар, медиклар, саперлар, пилотсыз очкычлар операторлары һәм башкалар.
Параллель рәвештә сентябрьдә Волгоградта Бөтенроссия финалына әзерлек бара, анда инде өлкән яшь категориясендә җиңгән Түбән Каманың «КОБР» командасы юллама алган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев