Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Каманың следж-хоккей командасы Азнакайда узган фестивальдә көмеш призер булды

Анда дүрт команда катнашты.

Азнакайда 12 апрельдә «Следж-хоккей — на санях в открытый мир» ачык фестивале узды. Анда дүрт команда катнашты:

  • Азнакайдан «Алга»;
  • Әлмәттән «Нефтяник следж»;
  • Казаннан «Ак Барс следж»;
  • Түбән Камадан «Танеко».

Турнир нәтиҗәсендә Түбән Кама командасы икенче урынны алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Камада команда ел ярым элек Татарстанның адаптив спорт үзәге ярдәмендә оештырылган иде. Бу вакыт эчендә команда берничә тапкыр яхшы нәтиҗә күрсәтеп өлгерде, 2023 елның декабрендә Казанда «Кубок силы» турнирында III дивизионда беренче урынны алуга иреште.

Моннан тыш, тиздән Сочида VI адаптив хоккей фестивале узачак. Быел ул бөтен Россиядән 90нан артык команданы берләштерәчәк. Түбән Кама командасы да бу чарада катнашырга ниятли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев