Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Каманың полиция хезмәткәре чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионаты призеры булды

Ярышлар Казанда узды, анда бөтен республикадан чаңгы узышлары буенча спорт мастерлары катнашты.

Түбән Кама полициясе хезмәткәре чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте чемпионаты призеры булды.

Спорт чарасы СССРның Эчке эшләр министрлыгы чемпионнары Әнәс Тимербаев һәм Рафаэль Садыков истәлегенә багышланган.

Ярышлар Казанда узды, анда бөтен республикадан чаңгы узышлары буенча спорт мастерлары катнашты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе инспекторы Елена Дектерева хатын-кызлар арасында биш километрлы дистанциядә «Иң көчлеләр йөгерешендә» өченче урынны алды.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсе матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев