Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Каманың көрәш ветераны Гакыйф Борһановка көрәш федерациянең Котлау хаты тапшырылды

«Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призлары өчен көрәш турнирыннан түбәнкамалылар бу юлы да буш кул белән кайтмадылар.

Республикабызда милли көрәш буенча иң дәрәҗәле булып саналган бәйге быел Казанның «Ак барс» спорт сараенда үткәрелде. Аны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов кулыннан бүләк алучылар арасында безнекеләр дә бар иде. Кызыл Чапчак авылында яшәүче көрәш ветераны, Татарстанның атказанган спорт остасы Гакыйф Борһановка, 75 шьлек юбилее уңаеннан, көрәш федерациянең Котлау хаты тапшырылды.

«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Шадрин, татарча көрәшне массакүләм мәгълүмат чараларында иң актив пропагандалаучы журналистларның берсе буларак, Татарстан көрәш федерациянең Дипломы белән бүләкләнде. Бу турыда «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннан соң башланган ярышта, Җәлил турниры өчен хас булганча, «иң-иң» нәр көч сынашты, шунлыктан, көндәшлек бик кискен булды. Трудовой поселогында яшәүче көрәшчебез Константин Морозов 130 килограммнан авыррак үлчәүдәге пәһлеваннар арасында өченче призлы урынны алды (сүз уңаеннан, ул әлеге турнирның узган елдагысында да «бронза призер» булган иде). Константинның узган ел Түбән Кама Сабантуенда баш батыр исемен яулавын да хәтерлисездер.

Инде быелгы Җәлил турнирына килсәк, шунысы кызганыч: калган спорчыларыбыз уңышка ирешә алмады, шуңа күрә, командалар беренчелегендә дә призлы урыннардан шактый читтә калдык. Заманында көрәшчеләр ягы булып танылган түбәнкамалыларның мондый чигенү сәбәпләре турында җитди сөйләшеп, хәлне мөмкин кадәр төзәтү чарасына керешергә бик вакыт.

Фотода: Гакыйф Борһановны бүләкләү мизгеле.
Фото — көрәш федерациясе сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев