Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Каманың яшь көрәшчеләре Мәскәү өлкәсендә шәһәр данын яклады

Анда Россиянең 39 төбәгеннән 260 катнашучы җыелган.

Түбән Каманың яшь көрәшчеләре Мәскәү өлкәсендә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында катнашты. Тренерлары: Андрей Ильин. Ярышларда 2011-2015 елларда туган егетләр көч сынашты.

Турнир дүртенче декабрьдә «Борисоглебск» көрәш сараенда узды. Анда Россиянең 39 төбәгеннән 260 катнашучы җыелган иде.

Түбән Кама данын «ЗЕВС» спорт клубы вәкилләре яклады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиде яшьлек Назар Дорофеев 38 кг авырлык категориясендә абсолют чемпион булды һәм Кабардино Балкариядән килгән көндәшен җиңеп беренче урынны алды. Моннан тыш, 8 яшьлек Әнвәр Шакиров Әстерхан вәкиленә оттырып, икенче урынны алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев